Радий Хәбиров Мөрәҗәгатьнамәдә нәрсә сөйләде?
Уфа Конгрес-холлына халык агылды. Бер төрле пальто кигән, чәчләре бер төсле итеп киселгән, җитди кыяфәтле депутатлар гына түгел иде бу. Төбәк Башлыгының чыгышын тыңларга һич көтелмәгән кунаклар чакырылган. Менә республиканың тәүге президенты Мортаза Рәхимов – зал аны, элекке заманнардагы кебек, аягүрә сәламләде, менә икенчесе – Рөстәм Хәмитов. Беренче рәттә почмакта ипләп кенә танылган табиб һәм сәяхәтче Эрнст Мулдашев тыңлап утырды, менә биш бала тәрбияләүче ишле гаилә, җинаятьчене бер ялгызы тоткарлаган ДЮХИИ хезмәткәре бу. Балкон тулысынча блогерлар карамагында – аннан фото-селфи ясау күпкә отышлырак.
Залда утырган һәм шушы минутларда телевизор экраннары һәм планшетларына төбәлгән дүрт миллион кешегә төбәк башлыгы нәрсә сөйләде соң?
Дәүләтнең бөтенләй вак булмаган
Тәүге минуттан ук республика түрәләренә дөньяда иң уңышлыларның берсе исәпләнгән элекке Нью-Йорк мэры Рудольф Джулиани кебек булырга дигән бурыч куелды. Аның “ватык тәрәзәләр теориясе” буенча, хәтта иң авыр чакта да көн саен тырышсаң, хәлне яхшыга үзгәртеп була. Мәсәлән, моңа кадәр җинаятьчелек чәчәк аткан Гарлемны ул урта хәлле кешеләр яшәгән дәрәҗәле районга әверелдергән. Әгәр инде бер генә “ватык тәрәзә” белән килешсәң дә, мәсьәлә хәл ителмәячәк.
– Түшәме балаларның башына җимерелеп төшәргә торган мәктәптә укытуга юл куелырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәгатьләр буе дәваханәдә, күптармаклы үзәкләрдә чират торуы, кыш көне тукталышларда өшеп-туңуы белән килешергә ярамый. ХХI гасырда балаларның дөм-караңгыда мәктәпкә йөрүенә битараф калырга ярамый.
Хакимият йортларда яктылык, җылылык тәэмин итәргә, анда ремонт үткәрергә, юлларны кардан арчырга, урамнарны, подъездларны, ихаталарны чиста тотарга бурычлы һәм башкалар.
(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).