Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:06

Кандрада өч бала янып үлгән

Бу фаҗига якшәмбегә каршы төндә булган

Бу фаҗига якшәмбегә каршы төндә булган

Якшәмбе 16 декабрьдә иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә Кандрада янгын чыга. Вакыйга урынына Кандрадан һәм Туймазыдан янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Бер сәгатьтән соң янгынны сүндерәләр. Хәрабәләрне актарганда янгын сүндерүче-ләр өч баланың гәүдәсенә тап була, аларның икесе – дүрт, берсе ике яшьлек. Балаларны юыну бүлмәсендә тапканнар, алар шунда төтеннән качып утырган, күрәсең.


Алдан тикшерү буенча, янгынга телевизор сәбәпче булган, балалар аны төшереп җибәргән. Бу уңайдан шундук сорау туа: нишләп балалар төн уртасында уйнаган һәм телевизор караган, нишләп йок-ламаган? Бу мәлдә өлкәннәр кайда булган?

Кандра авыл советы башлыгы урынбасары Руслан Латыйпов сүзләренә караганда, бу йортта ялгызы ике бала тәрбияләгән 26 яшьлек Елена яшәгән. Ул беркайда да эшләмәгән, алимент исәбенә һәм тулай торактан ана капиталы акчасына сатып алынган бүлмәсен арендага тапшырудан кергән акчага яшәгән.

Фаҗига алдыннан кичке якта аның янына дүрт яшьлек кызы Әминә белән ахирәте Эльвира килгән. Бервакыт, балаларны үзләрен генә калдырып, хатыннар өйдән чыгып киткән.

– Сәгать өчләр тирәсендә ишек шакыдылар, – дип сөйли һәлак булган балаларның күршесе Илмира Степанова. – Бер хатын: “Ярдәм итегез, йорт яна. Анда балалар!” – дип кычкыра. Мин киенеп, урамга йөгереп чыктым. Күршеләрнең өе янына барып җиткәндә, ялкын күренми, куе төтен генә ургылып чыга иде. Тәрәзә пыялаларын вата башладык, шуннан соң йорт шырпы кебек гөлт итте.

Янган йорт хуҗабикәсенең туганнары һәм танышлары сүзләренә караганда, хатын балаларын кайгырткан. Өс-башлары һәрчак чиста, тамаклары тук булган, балалар бакчасына йөргәннәр.

– Еленаның ата-анасы юк, ике апасы гына бар. Икесе дә тормышта. Еленаның эчүгә һәвәслеген якыннары гына белгән. Туганнары таләбе буенча яшь әни хәтта дәваланган булган.

Янгында дүрт яшьлек кызы Әминә һәлак булган Эльвираның ире, өлкән кызы бар. Ул төнне Эльвира аны туганнарында калдырган. Ире эштә булган. Бу вакыйга турында туганнарыннан белгән һәм кайтып җиткән.

– Сөйләргә бик авыр, – диде ул. – Кызымны күрмәдем әле, фаҗигадән соң ук гәүдәсен Уфага экспертизага алып киткәннәр, шуңа күрә аның юклыгына ышанып бетәлмим. Кызымның өлкәне үскәндә яшь идем, аңа 10 яшь тулуын да сизми калдым. Әминә белән мөнәсәбәтләребез башка иде. Ул миннән бер тотам да калмады, койрык урынына ияреп йөрде.

Әниләр икесе дә имин булмаганнар исәбендә тора. Аларның гаиләләренә әледән-әле тиешле оешма вәкилләре килгән, соңгы тапкыр алар 14 декабрьдә булган. Якшәмбе көнне гадәттән тыш хәл урынына район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов килеп китте.


Анфиса АИТОВА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: