Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 13:02

Туймазылы Лира Игътисамова – республиканың Финанс министрлыгы җитәкчесе

Әлегә вазифаларны үтәүче сыйфатында. Әмма экспертлар бу кушымтадан озакламый арыначаклар дигән фикердә

Әлегә вазифаларны үтәүче сыйфатында. Әмма экспертлар бу кушымтадан озакламый арыначаклар дигән фикердә


Бу атнада республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров Указы белән БР финанс министры вазифаларын үтәүче итеп Лира Игътисамова тәгаенләнде. Лира Закуан кызы чыгышы белән Туймазыдан. Шуңа күрә гәзит укучыларыбызны якташыбыз белән якыннанрак таныштырып үтәргә булдык.

Игътисамовлар гаиләсендә ике кыз бала тәрбияләнә – Лира (төпчеге) һәм Динара. Икесе дә Туймазы 8нче мәктәбен тәмамлый (Лира физика-математика сыйныфында укый). Мәктәп элек тә көчле педагоглары белән дан тота. Мәсәлән, булачак финанс министрының физика укытучысы Ольга Борисовна Коврижкина кебек.

Физика һәм математикадан кала, балачакта сурәт ясарга ярата, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлый.

Мәктәптән соң УДАТУга укырга керә. Әйтергә кирәк, студентлар исәбенә аны 1992 елның апрелендә, димәк, аттестат алганчы ук кертәләр. Бишенче курста укыганда һәм БР Икътисад министрлыгында практика үткәндә аны шундук искә алалар һәм башкача күз яздырмыйлар. Ул фәкать “бишлегә” генә укый.

Башкортстан Республикасы Президенты карамагындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе аспирантурасын, РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетын тәмамлый.

Лира Закуан кызы хезмәт юлын 1999 елда БР Икътисад һәм монополиягә каршы сәясәт министрлыгында башлый, анда җитәкче белгеч булып эшли. Аннары “Исмерита” тотрыклы милек агентлыгы” җәмгыятендә баш икътисадчы вазифасын били. БР Президенты Хакимиятендә баш белгеч, җитәкче консультант, баш консультант, киңәшче, бүлек мөдире була. 2012-2018 елларда – Башкортстанның финанс министры урынбасары.

Игътисамовларны якыннан белгән кешеләр сөйләвенчә, гаилә һәрвакыт тыйнак яши. Балалар түтәл дә утый, кош-корт та карый. Кул кушырып утыручы булмый. Үзаллы булып үсәләр. Әтиләре Закуан Нургаян улы “Химмаш” заводының механика-чимал цехында эшли, БРның атказанган машина эшләүчесе (фотосы әле дә заводның Мактау тактасында эленеп тора – авт. иск.). Бүгенге финанс министрының заманча фикерләү һәм күзаллау сәләте әтисеннән килә. Әниләре Нурсинә Газизулла кызы фарфор заводында парторг була, пенсиягә Нөркәй авыл советы башлыгы вазифасыннан китә.


Читайте нас: