Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 11:43

Авырту-әрнүсез тормыш

Районның паллиатив ярдәм бүлекчәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты

Районның паллиатив ярдәм бүлекчәсенә яңа медицина җиһазлары кайтты


Районда паллиатив ярдәм бүлекчәләре берничә ел элек авыр чир-өзлегүләргә дучар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм хәлен җиңеләйтү максатында ачыла башлады.


Шушы көннәрдә шәһәрнең 1нче дәваханәсенә, Собханкул, Кандра авылларындагы паллиатив ярдәм бүлекчәләренә заманча җиһаз кайтты. Үпкәләрне ясалма җилләтү аппараты (күчмә һәм тотрыклы), энтераль тукландыру насосы, электрон ютәлләткечләр сатып алынган. Тоташ алганда кимендә бер миллион сумлык. Акча республика бюджетыннан бүленгән.

– Собханкулдагы 20 кешелек паллиатив ярдәм бүлекчәсе 2013 елдан бирле эшли. Безгә дәвалауга бирешмәгән авыр хәлдәге чирлеләр китерелә, алар бик озак безнең карамакта кала. Бүлекчә өчен мөһим бу медицина аппаратлары авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртырга, аларга мөмкин кадәр уңайлылык тудырырга ярдәм итәчәк, – диде бүлекчә мөдире Замир Галиуллин. – Мәсәлән, авыру нәтиҗәсендә ашый алмаган кешеләр бар. Әгәр элек без аларның туклануын махсус шприц аша тәэмин иткән булсак, хәзер бу эшне микъдар-дозаторлы насос башкара. Бу җайланма туклыклы катнашманы бирү тизлеген һәм төгәллеген күздә тотарга ярдәм итә, кичектергесез очракларда шундук хәбәр бирә.

Яңа җиһаз урнаштырылганчы, Собханкул паллиатив ярдәм бүлекчәсендә алдан ремонтланган-сипләнгән кабинет әзерләгәннәр. Белгечләр квалификациясен күтәреп, укып кайткан.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: