Туймазы хәбәрләре
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2018, 16:48

Әгәр сугыш булмаса...

Сугыштан соң туган балаларга да кагылды бу каһәр төшкән сугыш шаукымы

Сугыштан соң туган балаларга да кагылды бу каһәр төшкән сугыш шаукымы


Минем бабам 1942 елда хәбәрсез югалган. Тик әбием өметен өзмәгән – көткән. Бер тапкыр хәбәр таралган, имеш, гарип бабабызны күрше район вокзалы янында хәер сорашып утырганда күргәннәр. Әнием әтисен табарга карар иткән. Әбием мине дә ияртеп җибәргән. «Әтиең безгә йөк булып яшәмәс өчен өйгә кайтудан баш тартырга мөмкин. Оныгын күреп, күңеле йомшар, бәлки», – дигән ул.

Миңа өч яшь иде. Машина арбасында баруыбызны әле дә хәтерлим, соңыннан ике яклап зур-зур агачлар үскән урман юлыннан атладык. Алар дәү кул-ботакларын сузып, безне карурман эченә суырып алыр кебек иде.

Каяндыр күбәләкләр пәйда булды. Эреле-ваклы, җилкәгә, башка кунды алар. Каян килеп чыктылар, нигә шулкадәр күп, аңламадым. Әнидән сорарга курыктым: бәлки, күбәләкләргә сөйләшкәнем ошамас? Кинәт барысы да килеп кунар да, безне ашап бетерер...

Әнием ризык һәм бер шешә су салынган төенчекле таякны җилкәсенә салып бара иде. Кинәт таяк шартлап сынды да, төенчек башыма килеп төште. Битем буйлап кан ага башлады, әнием күз яше аша: “Кызым, авырттымы? Ник дәшмисең... Әйт инде берәр сүз!” – дип ачыргаланды.

Ак яулыгын салып, башымны бәйләп куйды да, юлыбызны дәвам иттек.

Безне бер олау куып җитте

– Кайда юл тоттыгыз, чибәркәйләр? – дип сорады бабай. – Утырыгыз, станциягә кадәр алып барам. Кызыңа нәрсә булды?

Әнием аңа барысын да сөйләп бирде. Бабай бераз сүзсез торды да, авыр сулап, фикерләргә кереште:

– Менә ничек бит ул. Өлкәннәрнең бар бәласе туры һәм күчмә мәгънәдә балалар башына төшә. Каһәр суккан Гитлер... Күпме җанны кыйды, күпмесе гарип калды. Менә кызың белән син дә шуның аркасында җәфаланасыз ич.

– Әй, бабай, чынлап та шулай! – дип килеште әнием. – Сугыш булмаса, әтиебез яныбызда булыр, сабыйны да үзем белән алып барырга туры килмәс иде. Бәла дә булмас иде. Бөтенләй телсез калмаса ярар иде.

– Җырласам буламы? – дип кинәт кычкырып җибәрдем мин. – Хәзер күбәләкләрдән курыкмыйм. Бабай безне яклаячак!

Сөйләшә башлавыма сөенеп, әнием мине кочагына кысты, бабай моңсу гына елмаеп:

– Мондый түзем онык белән бабасын эзләү авыр булмас...

Әни белән станция буйлап озак йөрдек. Тик бабайны табалмадык. Танышларыбыз ялгышкан, күрәсең.

Венера МОРТАЗИНА.


Читайте нас: