Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2018, 14:18

Җем-җем итеп балкыр утлар

Оешма һәм предприятиеләр бәйрәмгә әзерләнә

Оешма һәм предприятиеләр бәйрәмгә әзерләнә

Яңа ел килеп тә җитте дияргә була. Хәтта иң шикчел бәндәләрнең дә күңелен бәйрәм рухы били. Сатуда чыршы һәм гирляндалар барлыкка килә, балалар Кыш бабайга хат яза. Предприятиеләр, оешмалар, авыл биләмәләре, шәхси йортлар төбәкләрендә яшәүчеләр бәйрәм алды мәшәкатьләренә чумды – район күләмендә үткәрелгән иң күркәм бизәлеш бәйгесенә әзерләнә алар.

Биналарның алгы өлешендә төрле төсле утлар кабынды, алар янында яшел чыршылар “үсеп” чыкты, әкият каһарманнары бөтерелеп-бөтерелеп биергә төште. Чыннан да бина алды, йорт ишегалды кебек, аның хуҗаларының йөзе ул. Ремонтланган-сипләнгән, төрле төсле утлар белән бизәлгән, тәрәзәләре тәрбияләнгән булса, анда керәсе килеп тора. Бу бигрәк тә сәүдә предприятиеләре өчен көнүзәк, шул рәвешле сатып алучыларны җәлеп итә алар.

Райондагы үзгәрешләрне туймазылылар күз уңында тота, кимчелекләрне шундук күреп ала. Район Хакимияте башлыгы сәхифәсенә сугылучыларның берсе оешмалар өстендә эленеп торган неон язуларның төзексезлеген искә алган. Атап әйткәндә, сүз “Туймазы-Арена” боз сарае турында бара.

Комплекс директоры Тимур Галләмов сүзләренә караганда, бина өстендәге яктырткычлар төзек. Гамәлдәге яктырту режимы боз сарае каршында урнашкан йортларда яшәүчеләргә комачауламаслык итеп махсус көйләнгән. Бәйрәм алдыннан яктырткычларны көчәйтәчәкләр.

Анфиса АИТОВА.

Читайте нас: