Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 декабрь 2018, 12:58

Ямь-яшел ылыслары...

Шәһәр мәйданында кышкы шәһәрчек төзелә

Шәһәр мәйданында кышкы шәһәрчек төзелә


Икенче атна инде шәһәр мәйданында эш кайный: балта белән шакылдаган, пычкы белән кискән тавышлар тынмый – тылсымлы шәһәрчек төзиләр. Осталар аны үзенчәлекле ысул буенча, суның өч халәтеннән файдаланып күтәрә. Кирпеч урынына – боз, цемент урынына кар һәм су кулланыла.

Төзелеш чималын Өсән елгасыннан кайтарганнар. ШЭ Евгений Зимановның дүрт кешедән торган төзелеш бригадасы 35-50 кг авырлыктагы 2800 данә “кирпеч” әзерләгән. Тагын шулкадәр кирәк икән әле, шуңа күрә бригада янә елга буена җыена.

Быел район предприятиеләре ярдәме белән Яңа ел шәһәрчегендә яңа каһарманнар: “Катыргы-кәгазь комбинаты” һәм “Туймазытехуглерод” җәмгыятьләре тәкъдиме белән таш юнучы гномнар, “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыяте ярдәме белән диңгез патшасы Нептун барлыкка киләчәк. Аларга Белоснежка, балалайкалы Таеш табан, дөл-дөл, киләсе ел билгесе – Кабан сыннары өстәләчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: