Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 11:39

Мин – Ленинградтан!

“Дошманга бирешми безнең горур “Варяг”, – дип җырлады хастаханә палатасында блокаданы кичергән Модест Зыгарь. Һәм якты дөньядан җиңүче булып китте

“Дошманга бирешми безнең горур “Варяг”, – дип җырлады хастаханә палатасында блокаданы кичергән Модест Зыгарь. Һәм якты дөньядан җиңүче булып китте


Бүген без кагыйдәләрдән чигендек. Һәм гәзитнең тәүге битенә безнең арадан киткән кешенең фотосын урнаштырдык.

Йөрәкне телгәләп ташладылармени – Модест Павлович Зыгарь вафат. Гәзитебезнең якын дусты, блокаданы кичергән ветеран. Акыллы, зирәк, тугры, шаян, игелекле һәм башкалар чигенгәндә дә баш бирмәс кеше...


13 яшендә ул камауда калган Ленинградта әти-әнисен, абыйсын, аннары апасын (фронтта һәлак була) югалта. Аның үзен, чак исән килеш, олы Җиргә башта кар астында калган Ладога күле аша йөк машинасында, аннары тимер юл составының суык вагонында алып чыгалар.

Ул һәрчак: “Мин – Ленинградтан!” – дип ассызыклады. Һәм уңалмас йөрәгендә хатирәләрен саклады. Төннәр буе тәрәзә каршында басып торыр иде. Нәрсә күргән ул? Бервакыт аш салынган бидонын күтәргән килеш урамда йоклап китеп, чак туңып үлмәвенме... Блокададагы бер малайның барысын да табынга чакыруын, аннары ашханә ишек төбендә утырган килеш җан бирүенме...

Модест Павлович һәрвакыт өстәлдәге ипи валчыкларын җыеп алыр иде. Ул моны сиздерми генә эшләде. Чүп савытлары янында күгәргән ипи сыныклары күрсә, тавыш-тынсыз гына елады. Ленинград метрономы аның хәтереннән җуелмады. Ул яшәде, эшләде, Пискарёво зиратында ятып калган якын кешеләрен яратты.

Венера АШИРОВА

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: