Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:34

“Каз канаты каурый-каурый...”

Кандра-Котыйда шаулап-гөрләп каз өмәсе үтте

Кандра-Котыйда шаулап-гөрләп каз өмәсе үтте


Ата-бабаларыбыз элек-электән ихатасында кош-корт үрчеткән. Аеруча каз асрарга маһир булган алар, чөнки бу кошларның файдасы күп – түшкәсен никах-туй күчтәнәче итеп алып барганнар, каурые белән язганнар, канатлары белән тәбикмәк майлаганнар, мамыгы мендәр һәм ястык ясарга киткән, как-лаган ит исә җәйгә кадәр сакланган. Соңгы елларда кош-кортны ихата саен үрчетмиләр. Аның каравы, ул булган ихаталарда күркәм йолаларны саклыйлар.


Кандра-Котыйда Сәмикаевлар ихатасында шушы көннәрдә каз өмәсе үтте. Сәмикаевлар – 4 бала тәрбияләгән ишле гаилә. Алар Кандра-Котыйга Хәйбулла районыннан күчеп килгән һәм ун елда авыл халкы аларны үз итеп өлгергән. Гаилә башлыгы Рәхимҗан “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә эшли, тормыш иптәше Гүзәлия дә шушы предприятиедән декрет ялына киткән.

Быел Сәмикаевлар 40 каз үстергән. Кошларны асрау байтак вакыт һәм көч таләп иткән. Һәм шуңа да каз йолку-чистарту ише мәшәкатьне алар авылдашлары белән бергәләп башкарырга карар иткән һәм бу эшне бәйрәмгә әверелдергән. Аларга мәдәният йортының иҗат коллективы җитәкчесе Гөлнара Шакирова карамагындагы үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары ярдәм иткән.

Эш кызган – җыр, такмаклар булышкан. Каз йолку – апа-җиңгиләр һәм яшь кызлар, киленнәр катнашкан тоташ бер йола ул. Хуҗаларның кызына бирнә булып китәчәк мендәрләрне тутыру иң эшсөяр һәм намуслы хуҗабикәләргә йөкләтелгән.

Соңгы каз йолкынып, елгада чайкалгач, өмәчеләрне тәм-том белән сыйладылар. Хуҗалар үрдәк мае белән майланган тәбикмәк, каз итеннән салма, бавырсакны мулдан әзерләгән иде.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: