Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь 2018, 13:03

Әти, әни, уллары – аерылгысыз дуслар

Галләмовлар гаиләсендә барысы да хоккейга мөкиббән

Галләмовлар гаиләсендә барысы да хоккейга мөкиббән


Илебездә Бөтенрусия хоккей көне данлыклы хоккейчы, Русия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк тәкъдиме белән 2007 елдан бирле билгеләнә.


Шәһәребездә Сергей Гыймаев исемендәге “Туймазы-Арена” боз сарае барлыкка килү белән Хоккей көне безнең дә бәйрәмгә әверелде. Җиде тренер карамагында боз сараенда 4-14 яшьлек 300 яшь спортчы, өлкәннәрнең сигез хоккей командасы, бозда нәфис шуучылар, тимераякта узышучы-һәвәскәрләр шөгыльләнә. Боз сарае 100% файдаланыла. Бозда беренче күнекмә 8.00 сәгатьтә башлана, 23.45 сәгатьтә тәмамлана.

“Туймазы-Арена” директоры Тимур Галләмов гомере буе самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнгән. Хоккей белән исә боз сараен җитәкли башлагач мавыккан. Бүген ул “Город-Т” һәм “САВА” командаларында һөҗүмче. Улы Эмир – “Девон” үсмерләр командасы капитаны, бу команда быел җәй Кытайга дусларча матчка барды һәм ике дәүләт башлыгы карамагында уйнады.

Яшь чагында совет чорында үскән башка үсмерләрнеке кебек үк өлкән Галләмов данлыклы Третьяк уенына мөкиббән булган. Ул аның белән 2010 елда, илебезнең җыелма командасы исәбендә самбо һәм дзюдо буенча чираттагы ярышларга әзерләнгәндә танышкан. Былтыр исә Галләмовларның гаилә альбомын Эмирның Владислав Александрович белән төшкән фотосы бизәгән. Очрашу Сызраньда Третьяк Кубогында булган.

Улы Ратмир әтисе кебек самбога мөкиббән, әмма кәшәкә белән дә оста эш итә. Берничә ай элек Галләмовларның төпчек улы – дүрт яшьлек Эмиль да хоккейчы киемен үз иткән. Тимур Фәнил улы малайларның чәмле үсеше өчен спортның бер төре генә аз булуын дәлилли.

– Безнең буын үскәндә малайларны урам тәрбияләде, – Тимур Галләмов. – Без коллективта яши һәм бер-беребезне яклый белдек. Ихата буйлап туп типтек, турникта күнегүләр эшләдек, койма башыннан көрткә чумдык.

Замана балаларының мөмкинлекләре күбрәк, алар карамагында – бассейнлы, төрле җиһазлы спорт комплекслары. Мәсәлән, минем улларым йөзү, кроссфит белән мавыга.

Тормыш иптәше Наталья Юрьевна Тимур Фәнил улына зур терәк. Ул да спорт малайларны тәртипкә өйрәтә, чыныктыра дип исәпли. Чөнки мәктәптә начар билгеләр алсалар аларны күнекмәләргә җибәрмәскә мөмкиннәр. Бу алар өчен зур югалту булачак, шуңа күрә малайлар укуны хәтта җитди ярышлар вакытында да ташламый.


Читайте нас: