Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2018, 14:40

Урамнар яктырачак!

Район гәзите хәбәрчеләре чираттагы тапкыр кичке шәһәр урамнары буйлап йөреп кайтты

Район гәзите хәбәрчеләре чираттагы тапкыр кичке шәһәр урамнары буйлап йөреп кайтты


“Мин Мичурин урамындагы 22б йортында яшим. Безнең ихатада яктырткычлар ике ишегалдында гына яна – дөм караңгы! Кич белән, эштән өйгә кайтканда, 22а йорты тирәсеннән үтәм, бу өлеш бөтенләй яктыртылмый».


“Дүрт ел инде Әгертамак төбәгендә яшим. Безнең Красногорская урамында багана һәм фонарьлар 2014 елда урнаштырылган. Тик һаман ут юк. Шәһәр хакимиятендә бу хуҗалык алар карамагына хезмәтләндерүгә тапшырылмаган дип баралар. Күрше урамда башка хәл – яктырткычлар бар, ләкин аз. Акча җыелышып, өстәмә яктырту чыганак-ларын үзебезгә урнаштырыргадыр, бәлки?”


Гәзит укучылардан килгән моның ише хатлар безнең өчен гадәти күренеш. Көздән башлап, язга кадәр, караңгы иртә төшеп, соң яктырган чорда күп килә алар.

Быел шәһәр урамнары һәм ихаталарны барлау чарасын “Яшьләр” төбәгеннән башладык. Төбәкнең тирә-ягы тиешенчә яктыртылуга инандык. Ә менә йорт алларында караңгы вакытта йөрмәвең хәерле. 21нче һәм 22нче йортлар арасында – өченче елдан бирле ямалмаган чокыр! 69нчы йорт алды караңгылыкка чумган.

Ит комбинаты төбәгенә юлланабыз. Төньяк урам башы яхшы яктыртылган. Шулай булмый ни! Шәһәр электр челтәрләре предприятиесе эргәдә генә ич. Тик күпкатлы йортлар буенда урнаштырылган берничә багана гына гаҗәпләндерде. Яктырткычлар юлга караган, тик ерак: алардан төшкән яктылыктан сукмакта да, юлда да файда юк.

Ленин, Щербаков һәм Эшчеләр урамнары шактый якты, Эшчеләр, Клуб тыкрыкларында яктылык чамалы – фонарьлар урыны белән бар, урыны белән юк.

Островский, Салават Юлаев урамнары, «Гараж» төбәгендә якты. Минем күзәтүләрем буенча, Октябрьнең 70 еллыгы урамы яклап, 8нче мәктәп биләмәсе һәм Луначарский белән Комаров (махсус урта уку йортлары урнашкан тирәдә) урамнарында яктырак. Ә менә торак бистәсе төбәгендә, мәсәлән,

О. Кошевой урамының 15нче йорты һәм күрше ике катлы йортлар арасында караңгы чорда йөрергә киңәш итмәс идек. Сәнгәть мәктәбенә таба 13нче балалар бакчасы сукмагында да дөм караңгы. Гәзит укучыларыбызның үзебез белән кесә фонаре йөртергә киңәш итүе юкка түгел икән. Мондагы чокырларга төшеп китмәс өчен.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: