Биләмәләрне һәм объектларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә утлар һәм сурәт-сыннар белән бизәүгә кагылышлы бәйге башланды. Анда район һәм шәһәрнең оешма, предприятиеләре генә түгел, күпкатлы йортларда һәм шәхси йортлар төбәгендә яшәүчеләр дә катнаша ала. Алар йорт алдын – чагу декорацияләр, тирә-як биләмәне Яңа елга кагылышлы эшләнмәләр белән бизи ала. Аларга яктырткыч утлар, йолдызлар, бизәлгән чыршылар, боздан сыннар һәм таучыклар керә. Иң мөһиме – алар хәвефсез булсын һәм кешеләрне сөендерсен.