Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2018, 13:11

Казлар кемгә эләгәчәк?

Гәзит укучыларыбыз өчен саллы бүләкләр әзерләдек

Гәзит укучыларыбыз өчен саллы бүләкләр әзерләдек


Көз – күркәм йола буенча киләсе елга вакытлы матбугатка язылу чоры. Гәзит укучыларыбызга тугрылыгы, хезмәттәшлеге өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без бүләкләр әзерләдек һәм алар декабрь ахырында уйнатылачак. Бу уңайдан реклама бирүчеләребез ярдәм итте – алар химаячы сыйфатын үти бу чарада.


ШЭ Ләйсән Арслангәрәева гәзит укучыларга – мангал; “Агрогусь”, “Птичий двор” җәмгыятьләре – өч каз; “Диамант” зәркан эшләнмәләр салоны – 3 мең сумга сертификат; “Фатиха” кибете – ике мендәр; “Милания” кибете – өс киеме алу өчен ике сертификат; чимал әзерләү базасы хәтта чигүле өч кием пима тәкъдим итте. Үзебездән исә – “текә” планшет, велосипед һәм ике автокомпрессор.

Шушы көннәрдә гәзиткә яздыру эшчәнлегенә тагын өч химаячы кушылды. Шәхси ярдәмче хуҗалык иясе Швецова бер чирек бал, ШЭ Людмила Навалихина – көнкүреш химиясе алу өчен

3 мең сумга сертификат, “Орбита” кибете радиотелефон һәм видеорегистратор тәкъдим итте.

2019 елга кимендә алты айга гәзиткә язылучы һәркем бүләк уйнатуда катнаша ала. Моның өчен квитанция күчермәсен редакциягә (Туймазы шәһәре, Мичурин ур., 20б, гәзиткә язылу бүлеге) китерергә яисә электрон почтага ([email protected]) җибәрергә кирәк. Хәбәрләрне искә алып барыгыз. Җентеклерәк мәгълүмат 5-12-93 телефоны буенча.

Безнең чарада химаячы сыйфатында катнашырга теләүчеләр 5-04-50 телефонына мөрәҗәгать итә ала.

Реклама.


Читайте нас: