Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 ноябрь 2018, 13:30

Югары лигага чыгарга

Экспортчыларга һәрьяклап хәстәрлек һәм ярдәм вәгъдә итәләр

Экспортчыларга һәрьяклап хәстәрлек һәм ярдәм вәгъдә итәләр


Республикадагы чәмле экспорт сәясәте тарафдарларының киләчәккә өмет белән багу мөмкинлеге барлыкка килде, ахры. Менә таможня статистикасы мәгълүматлары, алар арасында – ярты еллык тәнәфес: “2017 елда Башкортстанда экспорт $4,3 миллиард тәшкил иткән һәм 2016 елга чагыштырганда 25,3 процентка кимегән”... “2018 елның гыйнвар-июль йомгаклары буенча экспорт үсеше 8,1% тәшкил итте һәм $2,6 миллиардка җитте. Импорт та 66 процентка артты һәм $0,6 миллиард тәшкил итте”.


– Әйе, экспорт тармагында әле дә ягулык-энергетика товарлары өстенлек итә. Әмма чимал булмаган товарлар өлеше дә үсә. Чит илләр безнең двигательләр, нефть чыгару һәм геология разведкасы җиһазларын бик теләп сатып ала. Ниһаять, быел без авыл хуҗалыгы продукциясе экспортының өчләтә артуын күрәбез, – ди БР Дәүләт тышкы икътисади элемтәләр комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов.

Шуңа карамастан, камиллеккә ерак әле. Беренче чиратта эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен теләмичә генә үзләштергән вак һәм урта кәсепнең битарафлыгы нәтиҗәсендә. Күптән түгел Туймазыда БРның гамәлдәге һәм ихтимал экспортчыла-ры белән уз-ган тармак ки-ңәшмәсендә күрсәткеч-саннар яңгырады: Туймазы районында гына кимендә дүрт мең эшкуар теркәлгән. Әмма экспорт эшчәнлеге белән шуның 28е генә шөгыльләнә.

– Эшкуарларның күбесе тышкы базарга чыгарга ашыкмый, – ди Мирсаяпов. – Кытай яисә Бразилиядән контрагент эзләгәнче, күрше шәһәр яисә өлкә белән эшләү күпкә җиңел, әлбәттә. Әмма биредә яшәп, чит илләр белән хезмәттәшлек иткән кешеләр белән сөйләшеп карагыз әле! Алар мондый кәсеп кора алган очракта аның бөтенләй башка керем китерәчәген раслый. Һәм үз эшеңә, үз көчеңә ышаныч тудырачак.

Түрәләр сүзләренә караганда, бүген комитет экспортчыларга байтак финанс һәм башка төрле ярдәм күрсәтә. Алар исәбендә – хезмәттәшләр эзләү, семинарлар, күргәзмәләр, ярминкәләр һәм кәсеп-миссияләрдә – чит илдән хезмәттәшләр белән уңышлы элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирүче эшкуарлыкка ярдәм итүнең нәтиҗәле ысулларының берсендә катнашу бу.

– Безнең комитет тарафыннан БР экспортёрларының күмәк исемлеге төзелде һәм даими яңартыла, анда йөзләп катнашучы теркәлгән, – дип билгеләде ул. – Без аларга дәүләт ярдәме төрләре һәм үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат таратабыз, шул ук вакытта Русия һәм чит ил сәүдә вәкилләре аша алар турында белешәбез.

Шуның белән бергә дәүләт комитеты экспорт картасы эшләде, анда өстенлекле чит ил базарларын һәм төрле илләрдә ихтыяҗ булган товарлар исемлеген билгеләде (комитет сәхифәсендә урнаштырылган). Шунда ук Экспортёр анкетасы да бар. Ул товар озату өлкәләрен киңәйтү һәм яңа контрагентлар эзләү өчен экспортчыларга нинди ярдәм таләп ителүен аңларга ярдәм итәчәк.

– Зур кәсеп турыдан-туры федерация башкарма хакимият оешмаларына мөрәҗәгать итү һәм үз мәнфәгатьләрен кайгырту мөмкинлегенә ия. Вак һәм урта кәсепнең мөмкинлекләре шактый азрак, – дип сүзгә кушыла “Русия экспорт үзәге” (РЭЦ”) җәмгыятенең аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Римма Бойцова. – “РЭЦ”ның бурычы – аңа тышкы базарга чыгарга ярдәм итү яисә анда катнашу даирәсен киңәйтү. Моның өчен без юнәлешле министрлыклар һәм оешмалар белән бергә аның мәнфәгатьләрен яклыйбыз, төп эшлекле оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез.

Римма Юрьевна сүзлә-ренә караганда, агымдагы елның тугыз аенда “РЭЦ” Башкортстаннан 200ләп экспортчыга ярдәм күрсәткән.

– Безнең хезмәт даирәсе киң, – ди ул. – Без базар сайларга һәм сатып алучы табарга, лицензия һәм сертификат алырга, теге яки бу төбәк үзенчәлеген исәпкә алып, документлар әзерләргә ярдәм итәбез.

«РЭЦ» чыннан да байтак нәтиҗәле тәкъдимнәр кертә. Аларның кайберләре эшкуарларга акчаны янга калдырырга булыша. Мәсәлән, экспорт килешүенә нигезләнеп, бер елга 5% өстәмә белән кредит, сертификат, патент алу, күргәзмәләрдә катнашу, продукция ташу чыгымнарын каплау.

Республиканың экспорт-ка ярдәм үзәге экспор-тёрларның сәхифәләрен түләүсез оештыру һәм җайлаштыруны, маркетинг тикшеренүләре һәм экспорт килешүенә экспертиза үткәрүне үз өстенә ала.

– Әгәр спорт белән чагыштырсак, эшкуар-экспортёрлар – югары лигага үткән чемпионнар ул, – ди Мирсаяпов. – Аларның продукциясе сыйфат, бәя, төрлелек җәһәтеннән хәтта иң нәзберек чит ил сатып алучысын да канәгатьләндерә алган. Экспорт эшчәнлеге илебезнең төп үсеш юнәлешләренең берсе булуын исәпкә алып, мондый чемпионнарның тагын да күбрәк булуы зарур.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
Читайте нас: