Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 ноябрь 2018, 12:50

Табигать холыксызлана

Даими үзгәреп торучы һава торышы үткәргечләр хезмәтләрен сыный

Даими үзгәреп торучы һава торышы үткәргечләр хезмәтләрен сыный


Һава торышы үзгәрү сәбәпле, соңгы берничә көндә республика юлларында хәл-торыш киеренкеләнде. Юл-транспорт казалары саны бермә-бер артты.

Һава шартлары бозылган төбәкләрдә, шул исәптән Туймазы районында, барлык үткәргечләр-хезмәтләндерү техникасын табигать казасына каршы көрәшкә чыгардылар.

“ДорСтрой” җәмгыятендә киләсе кыш өчен бер мең тонна ком-тоз катнашмасы хәстәрләнгән. Октябрьдә предприятие тагылма ком тараткыч сатып алган, аның ярдәмендә катнашма җәяүлеләр сукмакларына һәм юлларга сибеләчәк. Бу кулай агрегат кул хезмәтеннән арындыра һәм җиңел хезмәтләндерелә.

Ел башында “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы – Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсенә төп предприятиедән юлларны кыш һәм җәй асрау өчен тә-гаенләнгән асылма җиһазлы өч җитез юл машинасы кайтарылды. Кыш көне аларга юллардагы көрттән һәм боздан арыну мөмкинлеге бирүче җитез алгы калак-эттергеч һәм юлларны эшкәртү өчен ком тараткыч беркетеләчәк.

Атна башында техника төбәк, муниципалитетара һәм җирле әһәмияттәге үзәк юлларның Туймазы-Октябрьский, Московка-Япрык-Туймазы, Октябрьский-Ярмәкәй, Туймазы-Бакалы-Шаран, Туймазы-Бәләбәй өлешләрендә чәмле эшләде. Бер көндә 70 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 50 кубометр тозлы су сарыф ителде.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: