Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь 2018, 12:28

«Мәсьәләләрне муниципалитетлар белән берлектә хәл итәчәкбез”

Шимбә көнне районга төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров килеп китте

Шимбә көнне районга төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров килеп китте


Республика көнбатышы буенча шимбә сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров Туймазы районына килде. Сәфәренең күләмле программасы шәһәрнең генә түгел, берничә авылның да кайбер объектларын тикшерү-караудан гыйбарәт иде. Аны район башлыгы Айдар Суфиянов озатып йөрде.
Иске Туймазы авылында ул фельдшер-акушер үзәгенә, авыл мәдәният йортына сугылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирләргә куелган мемориал һәм стеланы карады.

Әлеге вакытта авыл ФАПы 40 ел элек төзелгән бинада урнашкан, ике меңнән артык кеше яшәгән биш торак үзәген хезмәтләндерә. Халык ишәя, шуңа күрә бүген модульле ФАП түгел, тоташ амбулатория төзү мәсьәләсе кузгатыла. Бу мәсьәләне Хәбиров район җитәкчеләре һәм медицина хезмәткәрләре белән тикшерде.

Иске Туймазы һәм Гафуров авылларында эчәргә яраклы суның сыйфатсызлыгы көнүзәк мәсьәләләр исәбендә кала. “Водоканал” җәмгыяте директоры Рамил Булатов сүзләренә караганда, бу хәлдән чыгарга гамәлдәге насос станциясен үзгәртеп кору һәм суүткәргеч челтәре төзү ярдәм итәр иде. Радий Хәбиров әлеге мәсьәлә буенча аерым киңәшмә үткәрергә вәгъдә итте.

Туймазыда Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче шәһәрнең үзәк паркында булды, аннары 20нче балалар бакчасына юнәлде. 1991 елда төзелгән мәктәпкәчә белем бирү оешмасына җентекле ремонт таләп ителә: атап әйткәндә, монда иске тәрәзәләрне алмаштыру, ягып җылыту системасын ремонтлау, стеналарны җылыту, нигезне, түшәм плитәләрен ныгыту зарур. Әлегә балалар бакчасында температура режимы җылылык пушкалары ярдәмендә тәэмин ителә. Әмма бу вакытлыча чара. Радий Хәбиров объектны җентекле ремонтлауга акча бүләргә кушты.

Яңа “Чулпан-2” төбәгендә тагын бер балалар бакчасын карады ул. Объектта эшләр 90% башкарылган, бинага җылы бирелгән. Хәзер аны дәүләткә тапшыру һәм төзүчегә чыгымнарын кайтару эше бара. Төбәк Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче бу эшне тизләтүне таләп итте, 2019 елның язында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы файдалануга тапшырылырга тиеш.

Радий Хәбировның шушы төбәктә яшәүчеләр белән әңгәмәсе барышында юллар төзү, урамнарны яктырту, төзекләндерү, транспорт тәэминаты, җәмәгать инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы кискен мәсьәләләр кузгатылды.

Арытабан Радий Фәрит улы тагын бер мәгариф оешмасы – 1нче урта мәктәпкә юл тотты. Шәһәребездәге иң борынгы уку йортларының берсе бүген канәгатьләнерлек торышта – соңгы вакытта биредә түбә ремонтланган, тәрәзәләр өлешчә алыштырылган. Әмма бинага җентекле ремонт таләп ителә. Хәбиров акча бүленәчәген вәгъдә итте. Ремонт киләсе елның җәенә планлаштырыла.

Туймазы үзәк район хастаханәсенең хастаханә шәһәрчегендә аңа балалар дәваханәсе төзелеше барышы турында хәбәр иттеләр. Төзүчеләр сүзенә караганда, объект киләсе елның ноябрендә файдалануга тапшырылачак.


(Ахыры 2нче биттә).
Читайте нас: