Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 ноябрь 2018, 13:04

Чүпкә күмелеп калмас өчен

Моңа ирешергә каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасы ярдәм итәчәк

Моңа ирешергә каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасы ярдәм итәчәк


Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада калдыклар белән эш итү системасы кабат күздән кичереләчәк. “Чүп-чар реформасы” (аны шулай атыйлар) табигатькә салынган гаять зур экология йөкләнешен киметү өчен кирәк. Бүген төбәктә 36 каты көнкүреш калдыклары полигоны,

калдыкларны төрләргә аеручы 13 комплекс гамәлдә. Әмма алар гамәлдәге ихтыяҗның өчтән берен генә канәгатьләндерә. Башкортстанда рәсми рәвештә рөхсәтсез 2800 чүплек теркәлүен һәм ел саен 2,2 миллион тонна чамасы каты көнкүреш калдыклары барлыкка килүен исәпкә алып, фаразлау авыр түгел: кул кушырып утырсак, киләчәктә чүп-чарга күмелеп калуыбыз ихтимал.


Эшкәртүгә басым ясап

Иң тәүдә калдыклар белән эш итү схемасы үзгәрергә тиеш. Элек чүп-чар җыю, чыгару һәм үтилләштерү өчен муниципалитетлар җаваплы булса, яңа елдан аны төбәк операторларына йөкләтәчәкләр (исегезгә төшерәбез – бездә “Экология Т” җәмгыяте бу).

Алар һәр торак үзәгендә чүп җыю һәм чыгару, чүп ташу эшен оештыру, чүпне төрләргә аеру комплекслары төзү һәм камилләштерү белән шөгыльләнергә тиеш. Реформа “Чүплекләрне күмүдән – кабат файдалануга” өндәмәсе астында үтә.

Шушы көннәрдә районда күчмә киңәшмә үтте, анда муниципалитетларның каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчүгә әзерлеге бәяләнде. Әмма киңәшмә башланыр алдыннан район кунакларына шәһәр үзәгендә урнашкан калдыкларны аерым туплау өчен кулланылган йорт яны мәйданчыгы күрсәтелде. Төсле таш түшәлгән һәм челтәр белән әйләндерелгән 15 квадрат метрлы иркен мәйданчыкта пластик, макулатура, пыяла һ.б. өчен берничә контейнер урнаштырылган. Аның хуҗалары – якындагы күпкатлы йортта яшәүчеләргә капка ачкычы тапшырылган да инде.

Шуның белән бергә “Экология Т” җәмгыяте офисында “ашыгыч элемтә” эшли башлады, аңа чүп чыгару, исәпләшү, кабат исәпләүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. “Каты көнкүреш калдык-лары белән эшләү өлкәсендә төбәк операторы хезмәтләре” юлы түләү кәгазьләрендә киләсе елга гына барлыкка киләчәк, әмма, шуңа карамастан, үзәк тулы куәтенә эшли: аның операторлары барлык сорауларга анык, төгәл җавап бирә. Шунда ук зур экран урнаштырылган, анда он-лайн тәртиптә маршрутка чыккан барлык чүп түгү машиналары, барлык чүп мәйданчыклары күренә. Моннан тыш, экранда кайсы машинаның чүпне бушатуы, кайсыларының чират көтүе турындагы мәгълүмат та чагыла. Әле бу программа фәкать Туймазы районында гына гамәлдә, әмма киләчәктә безнең төбәк операторы карамагындагы ун район һәм бер шәһәрне үз эченә алачак.

Әлегә киңәшмәдә катнашучылар вакытлыча БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын үтәүче, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов җитәкчелегендә, экранга карап, “Экология Т” җәмгыяте җитәкчесенә четерекле сорауларын бирде. Янәшәмдә басып торган “Эко-Сити” җәмгыяте директоры Семён Земсковтан: “Безнең Туймазыда чүп чыгару яхшы оештырылган. Артык мәшәкать кирәкме?” – дип кызыксындым.

– Сезнең шәһәрдә дә, безнең Уфада да бу эш тиешле дәрәҗәдә башкарыла, – дип җавап бирде ул. – Әмма реформа барлык торак үзәкләрен дә хезмәтләндерү өчен кирәк: авылларның күбесендә әлегә кадәр чүпне замана таләпләренә ярашлы җыю һәм чыгару җайга салынмаган. Шуңа күрә төбәк оператор-ларының мөһим бурычы – аларның һәркайсына барып җитү. Икенче бурыч – шәһәр һәм район үзәкләрендә евроконтейнерлар һәм яхшы техника булдыру. Өченчесе – каты көнкүреш калдыкларын аерым туплау.


Тарифлар кабат каралачак

– БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында безгә реформаның төп максаты кулай, ачык һәм икътисади яктан нәтиҗәле үрнәк оештыру икәнен аңлаттылар. 2024 елга эшкәртүгә җибәрелгән калдыклар өлешен 60 процентка җиткерү күздә тотыла. 2030 елга исә биш төбәк операторының һәркайсының эшчәнлек даирәсендә чүпне төрләргә аеру комплексы һәм чүп төяү станцияләре булган берәр зур полигон калдырылачак.

Инфраструктура объектлары аз һәм рөхсәтсез чүплекләр күп булудан тыш, белгечләр җитди мәсьәләләр исәбендә контейнер мәйданчыклары җитмәүне атый. Бу мәсьәләне хәл итү бурычы төбәк үзидарәсе оешмаларына йөкләтелде. Әмма алар каты көнкүреш калдыклары туплау урынын барлык очракларда да оештыра һәм асрый алмый. Бу бурыч хокукый затларга, бакчачылык ширкәтләренә һәм күпфатирлы йортларга йөкләтеләчәк.

Тарифларга килгәндә, тиздән республикада махсус оешмаара комиссия эшли башлаячак, аның бурычы – каты көнкүреш калдыклары туплау таләп-кагыйдәләрен карау һәм җентекле эшләү, барлыкка килгән мәсьәләләрне анык нигезләү, хаталардан арыну, каты көнкүреш калдыклары туплау таләпләрен һәм тарифларын халык һәм төбәк операторлары өчен кулай дәрәҗәгә җиткерү.

– Кешеләр шәһәр һәм авыл халкы өчен тарифларның нинди таләпләрдән чыгып билгеләнүен аңламый, бәяләр, алар фикеренчә, шактый югары. Шуңа күрә Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров безгә мәсьәләне хәл итү, таләп һәм тарифларны аңлату бурычын йөкләтте, – диде төбәкнең торак-үткәргечләр хуҗалыгы министры вазифаларын үтәүче Михаил Киреев.

Хәер, түләүләрне законлы киметү юлын туймазылыларга “Экология Т” җәмгыяте директоры Илнур Шакиров та өйрәткән иде.

– Шәһәр һәм авыллар халкына калдыкларны аерым туплау файдалы, – дип аңлатты ул. – Шартлы рәвештә алсак, алар йорт янындагы чүп мәйданчыгына ун кубометр калдык китерсә, шуның өчесе махсус оешма алып киткән пластик яисә макулатура булса, алар ун кубометр түгел, җиде кубометр чүп өчен акча түли, димәк.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: