Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2018, 12:20

Планшет һәм зур каз. Пима да комачауламас!

Гәзитебез үз укучылары өчен саллы бүләкләр әзерләде

Гәзитебез үз укучылары өчен саллы бүләкләр әзерләде


Кайсыбыз бүләк яратмый? Барыбыз да ярата. “Туймазы хәбәрләре” гәзите коллективы исә бүләк өләшүне хуп күрә. Менә бу юлы да химаячыларыбыз ярдәме белән гәзит укучыларыбыз өчен байтак әзерләдек без аларны. Шәхси эшкуар Ләйсән Арслангәрәева – мангал, “Агрогусь”, “Птичий двор” җәмгыятьләре – каз, “Диамант” зәркан эшләнмәләр салоны – 3 мең сумга сертификат, “Фатиха” кибете – ике мендәр, “Милания” кибете – өс киеме алу өчен сертификат, чимал әзерләү базасы чигүле пима тәкъдим итте. Үзебездән исә – планшет.

2019 елга кимендә алты айга гәзиткә язылучы бар кеше дә бүләк уйнатуда катнаша ала. Моның өчен квитанция күчермәсен редакциягә (Туймазы шәһәре, Мичурин ур., 20б, гәзиткә язылу бүлеге) китерергә яисә электрон почтага ([email protected]) җибәрергә кирәк.

Бүләк уйнату декабрь ахырында үтәчәк. Хәбәрләрне искә алып барыгыз. Җентекле мәгълүмат 5-12-93 телефоны буенча. Реклама.
Читайте нас: