Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 ноябрь 2018, 11:34

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә

Кара туфрак сату илебез законнары белән тыелган. Нишләп соң әледән-әле аны сатып кәсеп итәләр?

Кара туфрак сату илебез законнары белән тыелган. Нишләп соң әледән-әле аны сатып кәсеп итәләр?


“Комташ, ком, кара туфрак сатабыз”, “туфрак, балчык, тирес сатабыз, китереп бирәбез”, “дача, бакча, түтәлләр өчен уңдырышлы туфрак”... Мондый игъланнарны бүген һәркайда очратырга мөмкин. Җир-туфрак сату илебез буенча рәсми рәвештә тыелса да.


Монда мәсьәләгә ачык-лык кертергә кирәк. Махсус кибетләрдә һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылган, “туфрак”, “гумус” һ.б. күзгә ташланып торган язулы эреле-ваклы капчык-лар – ясалма әзерләнгән туфрак катнашмалары ул. Закон вәкилләренең аларга карата дәгъвасы юк. Табигый уңдырышлы туфрак турында сүз барса, РФ Идарә җаваплылыгы кодексында: “Туфракның уңдырышлы катламын үз иркең белән салдырган яисә күчергән өчен гади халыкка – 1-3 мең; вазифалы затларга – 5-10 мең; хокукый затларга 35-50 мең сум күләмендә идарә җаваплылыгы штрафы яный (8.6нчы маддә “Җиргә зыян салу”). Бу кәгазьдә. Ә гамәлдә ничек?

Шундый игъланнарның берсе буенча шалтыратабыз.

– Алло, исәнмесез, туфракны ничә сумга сатасыз?

– КамАЗ – 5 мең, ЗИЛ – 3,5 мең сум, – дип җавап кайтара телефоннан көр тавыш.

– Сыйфатлымы?

– Әлбәттә! Кәкребаш авыл советы биләмәсен-нән ташыйбыз. Бернинди катнашма юк – канәгать калачаксыз.

Тагын ике сатучыдан шундый ук җавап ишеттем. Җаваплар бәяләре һәм сыйфатлы туфракка бай авыл биләмәләре исемнәре белән генә аерыла. Кәкребаш авыл советына шалтыратам.

– Сез нәрсә! Туфракны безнең биләмәдән чыгарсалар, бу хакта без беренче чиратта белер идек, – дип кырт кисә эшләр идарәчесе Гөлназ Габдрахманова. – Чөнки моның өчен йөк ташу техникасы, экскаваторлар кирәк. Аларны исә яшереп булмый. Рәсми рәвештә белдерәм: безнең биләмәдә туфрак чыгару һәм ташу белән беркем дә шөгыльләнми.

– Рөхсәтсез сатучылар үзләренең кәсебен барысының да күз алдында башкара дип уйлыйсызмы? Алар кеше күрмәгән җирдә: чокырлар, уйсулык-лар, елга үзәннәрендә эшли, – дип сөйли исемен яшерү шартларында әңгәмәләшергә ризалашкан таныш кәсепче. – Бу эш нәкъ Туймазы районын-

да башкарыла дип әйтмим. Андый мәгълүматка ия түгел мин. Аларны теләсә кайсы “инвестор”га шат һәм аның эшчәнлеген җентекләп күздә тотмаган, икътисади яктан көчсез муниципалитет биләмәләреннән эзләр идем.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).