Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 ноябрь 2018, 11:39

“Чияләр” өчен йорт

Ләйсән Абсаттарова республика күләмендә үткән “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә бүләкләнде

Ләйсән Абсаттарова республика күләмендә үткән “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә бүләкләнде


– Һөнәр бәйгесендә катнашу карары үзеннән-үзе туды, – диде 21нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Абсаттарова. – Ай дәвамында төрле сынаулар үттем: үземнең интернет-чыганагымны, мәгариф проектлары тәкъдим иттем, гамәли чаралар, осталык дәресләре үткәрдем. Финалда исә түгәрәк өстәл артында Башкортстан Республикасы мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белән әңгәмәдә катнаштым. Нәтиҗәдә икенче урын яуладым.

Ләйсән Абсаттарова эшләгән “Чияләр” төркемендә якты, ямьле. Барысы да иҗат белән мәшгуль. Төрле-төрле сурәтләр, аппликацияләр, эшләнмәләр белән тулган киштәләр – шуның анык дәлиле. Кызлар уйный торган почмактан бер читтә уен өчен күптармаклы йорт урнаштырылган. Аны тәрбияче әти-әниләр белән бергәләп төзегән. Бу корылма кул моторикасы-сиземләүне, сөйләмне, фикерләүне һәм хәтерне үстерергә ярдәм итә.

4 яшьлек бәләкәчләрнең күбесенең хәзердән үк шнурын бәйли белүе, төрле һөнәр белән танышлыгы, агач исәпләрдә санавы һич гаҗәп түгел.


Зилә АБДУЛЛИНА.


Беренче заттан

– 11 ел элек безгә эшкә сөйкемле, йөзеннән елмаю китмәгән кызыкай килде, мин аны һич икеләнми коллективка кабул иттем. Ялгышмадым. Ләйсән Әнис кызы үз эшен тел-теш тидермәслек итеп башкара – һәр балага ихтирамлы һәм игътибарлы, ата-аналар белән аралашканда да әдәп саклый, хөрмәт күрсәтә, документларын дөрес рәсмиләштерә һәм вакытында тапшыра, – ди 21нче балалар бакчасы мөдире Татьяна Белякова. – Тәрбияләнүчеләре дәресләрдә бик теләп шөгыльләнә, әти-әниләр исә аның иҗади фикерләрен һәрчак хуплап, эләктереп ала.



Читайте нас: