Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 ноябрь 2018, 13:43

Җыр берләштерде

Ике көн дәвамында Туймазыда башкорт халкының озын көйләрен башкаручылар осталыкта ярышта

Ике көн дәвамында Туймазыда башкорт халкының озын көйләрен башкаручылар осталыкта ярышта


"Озын көй" беренче тапкыр Туймазыда 1996 елда үткәрелә. Биш елдан соң төбәк дәрәҗәсенә күтәрелә ул. Аны республика Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Туймазы районы Хакимияте оештыра.


Узган атнада үткән чираттагы бәйгегә республика шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Казан, Чиләбе, Усть-Катав, Казагыстаннан 69 үзешчән башкаручы җыелды. Иң өлкән катнашучыга – Бөрҗән районы Байназар авылыннан килгән Дәүләтбай Рәхмәтуллинга – 81 яшь. Иң яшь катнашучы – Балтач районыннан сигез яшьлек Амалия Гайнеәхмәтова.

...Балалар музыка мәктәбе укытучысы Рәм-зия Яруллинаның тәрбия-ләнүчеләре – 2нче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Азалия Йосыпова һәм “Кояшкай” балалар бакчасының әзерлек төркеменнән Арина Хәсәншинага беренче тапкыр чыгыш ясарга туры килде. Аның каравы, Иске Кандрадан Лилия Шәяхмәтованы “тәҗрибәле” артист дип атарга мөмкин. Ул шигырьләр иҗат итә, мөнәҗәт әйтә, кечкенә спектакльләрдә рольләр башкара, “Дуслар” һәм “Хәзинә” ансамбльләре исәбендә чыгыш ясый.

Һәм Кәрим, Биишева, Атнабаев, Җәлил, Мирзаһитов шигырьләрен укый. 72 яшендә! Башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгесендә аралашу өчен катнашырга уйлаган. “Диплом бирсәләр инде бөтен авыл шатланачак!” – диде Шәяхмәтова елмаеп.

19 яшьлек Зарина Котлыгуҗина – Күгәрчен районыннан. Хәзер Стәрлетамак мәдәният һәм сәнгать колледжының эстрада-джаз бүлегендә укый. Әмма бу аңа халык җырлары белән үзаллы шөгыльләнергә комачауламый. “Тел һәм мәдәният онытылырга тиеш түгел. Ата-бабалар хәзинәсен кадерләп саклау мөһим”, – диде кыз.

Венера АШИРОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: