Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2018, 17:55

"Шәхси кабинет"ка кертәбез дә, акчадан колак кагабыз

Игътибарсыз һәм беркатлы туймазылылар алдакчылар корбанына әверелә

Игътибарсыз һәм беркатлы туймазылылар алдакчылар корбанына әверелә


Агымдагы елның икенче яртысында ерактан алдап талау ише җинаятьләр арткан. Шушы дәвердә электрон исәпләрдән акча урлау һәм алдауга кагылышлы 140 җинаять эше кузгатылган.


– Эшләрнең күбесе Avito сәхифәсендә игъланнар урнаштыруга бәйле, – дип сөйли Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы район бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе махсус хезмәткәре Ринат Мөхәмәдиев. – Гадәттә җинаять схемасы түбәндәгедән гыйбарәт: теге яки бу товар тәкъдим итүчегә “сатып алучы” шалтырата һәм товарны алырга әзерлеген белдерә. Шул ук вакытта үзенә “шәхси кабинет”ка керү һәм акчаның бер өлешен түләү өчен картаның паролен яки раслау кодын җибәрүне үтенә. Анда кергәч, алдакчылар бар булган акчаны салдырып ала.

Әгәр сатып алучы ашыктыра, товарны карап та тормыйча алдан түләп куярга тәкъдим итә икән – бу сездә шик уятырга тиеш. “Капчыктагы мәчене” сатып алыр идегезме? Юк, әлбәттә. Бу рухи тозак. Алдакчылар кешенең тизрәк алыш-биреш итү, акчалы булу теләгенә таяна.

“Мин әле башка шәһәрдә, банкомат янында басып торам, сезгә акчаның бер өлешен күчерәсем килә”, – соңгы җинаять эшендә тасвирланган шундый күренештән башланып китә гадәттә барысы да. Чынлыкта исә карак Новосибирскида компьютер артында утырган. Кирәкле мәгълүматны алгач, бер минут эчендә туймазылының электрон исәбеннән 200 мең сумны салдырган ул. Җинаятьченең телефон номерын тикшергәннән соң, аның чит паспорт буенча теркәлүе ачыкланган.

Алдакчылар корбанына әверелмәс өчен “күчмә банк” хезмәтен гади төймәле телефонга тоташтырыгыз һәм үз номерыгызны мөмкин кадәр азрак кешегә хәбәр итегез.

Быелның икенче яртысында Андроид операция системалы смартфоннарга хакерлар һөҗүме үсеше күзәтелә. Ул менә ничек тормышка ашырыла: сезгә смс яки җәмәгать челтәрендә хат-хәбәр килә: “Илдар (яки Света, яки Андрей), кара әле, миндә нәрсә бар!” Аннары сылтама китә, шуңа кереп, сез Андроидыгызны вирус белән зарарлыйсыз, ул аны тулысынча үз карамагына ала. Вирус эз калдырмый, кулланучы исә бушаган исәбе турында банкка акча алырга килгәч кенә белә.

Мотлак “антивирус” урнаштырыгыз. Банк картасы эшчәнлеге туктатылу турындагы хәбәрләрне “ашыгыч элемтә” телефоны буенча тикшерегез, ул картаның артында күрсәтелгән.

Заемчылар өчен дә бер тозак бар. Аларга: “Сезнең кредит хупланды. Шәхси мәгълүматларыгызны эшкәртү өчен 500 (бер мең, биш мең) сум җибәрегез” ише хәбәрләр килә. Бу тозакка ялган банк сәхифәләренә кергән, анда үз мәгълүматларын калдырган кешеләр каба. Соңыннан аларга шалтыратып, җитди тавыш белән “игелекле хәбәр” җиткерәләр. Исегездә тотыгыз – рәсми эшләүче банк бервакытта да шәхси карта буенча исәпләшүне таләп итми.


Эмиль МУСИН.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: