Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2018, 13:13

Янгын – мәрхәмәтлелеккә сынау ул

Иске Туймазыда яшәүче Венера Гыйниятова якташларының, берләшеп, үзен бәладән коткаруы турында бәян итте

Иске Туймазыда яшәүче Венера Гыйниятова якташларының, берләшеп, үзен бәладән коткаруы турында бәян итте


Ләлә МУСИНА


Бу вакыйга турында нәкъ бүген, Халык бердәмлеге көне алдыннан бәян итәргә уйлавыбыз юкка түгел. Ул – туймазылыларның бердәмлеге, шәфкатьлелеге чагылышы.

...Каза турында янып күмерләнгән агач һәм шул урында борын төрткән үлән генә хәтерләтә. Эргәдә генә керамзит блоклардан күркәм йорт күтәрелгән. Эчендә әле обой да, линолеум да юк. Әмма җылы йорт бу. Яңа гына җылылык биргәннән дә түгел. Хуҗабикә Венера Гыйниятованы дистәләгән кешенең ярдәме, хәленә керүе җылыта.

– Бик нык ярдәм итте алар миңа! – дип кабатлый әледән-әле Венера Якуп кызы һәм фаҗигане кабат йөрәге аша үткәреп, күзләренә яшь тула. – Мин мондый кайгыларны

дошманыма да теләмим!


Йорт 18 минутта янып күккә оча

Ярты ел элек, апрель аенда, көн төшкә авышканда Венера Гыйниятова аш бүлмәсендә булыша: шимбә көнне гаилә әгъзаларын камыр ризыклары белән сыйлыйсы килә. Күптән түгел чын мәгънәсендә алтын куллы кияве торакны үзгәртеп кора. Шушы эш өчен Венера Якуп кызы хәтта ярты миллион сум кредит ала. Үзе курка, үзе йолка дигәндәй, яше бара, җитди авырулар да кимеми, шул исәптән инсулинга бәйле шикәр чире ачыклана. Әмма башка чара булмый.

Шул ук көнне кызы Гөлназ да сөенә-сөенә йорт-кура эшләре белән мәшгуль була. Сәер шартлау тавышын ул ишетә дә инде. Казанлык ишеген ачып җибәргәч, йөзенә ялкын килеп бәрелә. Өстендә нәрсә булган, шул килеш тышка йөгереп чыгарга һәм күршеләренә тәрәзә кагып: “Янабыз!” – дип кисәтергә өлгерә хатын-кызлар.

Ярдәмгә халык тиз җыела. Әмма соң була: йорт шырпы кебек гөлт итә. Байтактан төзелгән һәм кибеп-корыган, сайдингка “чорналган” агач бинаны сүндерә алмыйлар.

Төтен югарыга ургыла, берничә метрга да якын килеп булмый. Озакламый электрүткәргеч баганаларына ут каба, алардан ялкын күрше йорт түбәсенә үрли...

– Ахыр заман җиткән кебек булды минем өчен, – дип куырылып куйды шул куркыныч көнне исенә төшергән ханым.

Мәхшәр төгәл 18 минут дәвам итә.

47 ел гомер иткән йорты көлгә әверелә. Барыр җире булмый. Акча юк. Әмма бу кайгылы хәбәр тиз арада зур авылга тарала, халык, ярдәм тәкъдим итеп, ихатага агыла.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: