Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 ноябрь 2018, 12:57

Бүләккә – өр-яңа “Нива” ачкычы

Авыл хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен туймазылыга машина тапшырдылар

Авыл хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен туймазылыга машина тапшырдылар


Эдуард МАРТОВ


Уфада үткән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре көненә багышланган тантаналы җыелышта һөнәр осталары бәйгеләренә йомгак ясалды. Районыбыздан берьюлы алты кеше республиканың һөнәр осталары бәйгесендә җиңүче булды. “Алдынгы шофёр” бүлегендә җиңү яулаган “Үзәк” МТСының Туймазыдагы “Колос” филиалы эшчәне Самат Галиуллинга бүләк сыйфатында җиңел “Шевроле-Нива” машинасы тапшырылды.

Туктагулда яшәүче Самат Кәлимулла улы авыл хуҗалыгы тармагында 36 ел хезмәт сала, шуның 10 елы – “Үзәк” МТСында "КамАЗ" шофёры вазифасында. Шушы дәвердә бер генә шелтә дә алмаган.

– Машинасын тәртипкә китермичә, бу кеше гараждан чыгып китмәячәк һәм йокларга ятмаячак, – ди аның турында филиал директоры Альмир Гыймаев. – Һәр үзәкне җентекле күз уңында тота ул.

Шофёрларыбызның эше җиңел түгел. Ел әйләнәсенә йөк ташырга туры килә, чөнки хуҗалыкта кимендә 1000 баш сыер малы асрала.

Самат Кәлимулла улы урак чорында да сынатмаган. Июль-августта 179 мең тонна-километр күрсәткеченә ирешкән. Һәм филиал буенча гына түгел, “Үзәк” МТСы системасында алдынгы булган. Өр-яңа автомобиль ачкычын аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын үтәүче Радий Хәбиров тапшырган.

– Авыл юлларында куәтле машина – иң кулай транспорт. Сөендем, әлбәттә, – ди Самат Кәлимулла улы. – Беренче булып улым котлады, ул үзе дә шофёр һәм җиңүгә ничек ирешкәнне бик яхшы аңлый.


Республикада ел саен үткәрелүче “Алдынгы һөнәр иясе” бәйгесенең “Алдынгы эшкәртү предприятиесе” бүлегендә БР Хөкүмәте дип-ломына шәхси эшкуар Александр Павлов (“САВА” ит комбинаты) лаек булды.

“Алдынгы орлыкчылык хуҗалыгы” бүлегендә заманча агрономия технологияләре кулланган һәм бөртеклеләрдән югары уңыш алган өчен “Уңыш” крестьян хуҗалыгы җәмгыяте (директоры Мөхәмәтгәрәй Батыргәрәев) җиңде.

“Нерал-Матрикс” (директоры Альфред Гыйльманов) җәмгыяте алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе дип танылды. Гомумрусия күрсәткечләре буенча да югары нәтиҗәләргә ирешкән ул. Биредә бер елда бер сыердан уртача кимендә 8000 килограмм сөт савыла.

Шәхси эшкуар Руслан Тимербулатов – “Алдынгы яшелчәче”. Ул бөртеклеләрнең алдынгы сортларын, ябык туфракта яшелчә үстерүдә, аларны саклау һәм сатуда зур уңышка ирешкән.

“Район киң мәгълүмат чараларының алдынгы журналисты” бүлегендә “Туймазы хәбәрләре” гәзите икътисад бүлеге хәбәрчесе Эмиль Мусин бүләкләнде.
Читайте нас: