Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 ноябрь 2018, 11:36

Югары белем мәртәбәме?

“Алтын куллар” проекты – хезмәт базарын тәэмин итү мөмкинлеге ул

“Алтын куллар” проекты – хезмәт базарын тәэмин итү мөмкинлеге ул


“Алтын куллар” тармак-индустрия мәктәбенең төбәк җыенында яңгыраган саннар һәм дәлилләр күпләр өчен көтелмәгән булды. Һәм һөнәр юнәлеше бирү эшчәнлегенә башка күзлектән карарга мәҗбүр итте. Бу чара нәкъ шуңа багышланган иде.


Атка печән кем сала?

РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты вәкиле мәгълүматларын гына алыйк. Күптән түгел аның студентлары “Кем булырга телисез?” темасы буенча халык фикерен ачык-лаган. Анда 14-17 яшьлек үсмерләр катнашкан. 16 мең вәкилнең җавабы (Краснодардан Көньяк Сахалинга кадәр укучылар җәлеп ителгән) гаҗәпкә калдыра: кызларның күпчелек өлеше үзләрен “каһарман” һөнәр вәкиле итеп күрә – гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, хәрбиләр, полиция хезмәткәрләре бу. Егетләр исә... йорт- хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә тели.

Сәбәбе? Белгечләр моны күпчелек малайларның тулы булмаган гаиләләрдә яшәве, әни һәм әбиләр тәрбиясе белән аңлата. Фәкать хатын-кыз тәрбиясендә үскән “көчле зат” вәкилләре үзләре иңенә җаваплылык алырга һәм җитәкче сәләтен күрсәтергә теләми. Шуңа да җыенда яңгыраган һөнәр юнәлеше эшчәнлеген ата-аналарга йөкләтү тәкъдиме хупланмады. Югыйсә, кире матриархатка әйләнеп кайтачакбыз!

Икенче яктан, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе моның белән педагоглар шөгыльләнергә тиеш дигәнгә дә каршы чыкты. Эш аларга йөкләнеш күп булуда гына түгел. Бүген моның өчен махсус белем таләп ителә. Математик яисә тарихчыларның ничәсе профессиограммалар һәм хезмәт психологиясендә тирән йөзә соң?

Юнәлешле сәхифәләргә мөрәҗәгать итүне дә кулай күрмәделәр. Педагог-лар фикеренчә, бер үк тест сорауларына бирелгән җаваплар байтак сәбәпләр нәтиҗәсендә – баланың арыганлыгы, күптән түгел укылган китап, ел мизгеленә карап үзгәрергә мөмкин. Иң яхшысы – дөрес һөнәр сайларга ярдәм итәчәк анык кеше белән аралашу.


Ганс яхта сайлый

– Германиядә һөнәр юнәлеше эше ничек куелган, беләсезме? – дип мөрәҗәгать итте залга психология фәннәре докторы, профессор Елена Пряжникова. – Һәр үсмер 14 яшендә Хезмәт министрлыгыннан шундыйрак эчтәлекле хат ала: “Кадерле Ганс! Германиянең хезмәт базары сезне көтә".

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: