Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2018, 12:27

“Мин 12 тапкыр күтәрелдем! Кем күбрәк?”

“Спортка мөкиббән ир-ат” исеменә 64 туймазылы дәгъва итте

“Спортка мөкиббән ир-ат” исеменә 64 туймазылы дәгъва итте


Узган шимбәдә “Туймазы-Арена”да ир-атлар арасында спорт фестивале үтте: командалар арасында һәм шәхси беренчелектә предприятие, оешма һәм авыл биләмәләре вәкилләре озынлыкка сикерү, юнәлеш үзгәртеп йөгерү, кулларда күтәрелү, баскетбол кәрзиненә туп ыргыту һәм катнаш эстафетада ярышты.

– Эшләп, көн тәртибенә ярашлы яшәгәндә үземне яхшы хис итә идем, – диде Собханкул авыл советыннан 61 яшьлек Фәнүз Бәдретдинов.– Әмма пенсиягә чыккач тормыш эшчәнлеге бозылды, кан басымым сикерә башлады. Спорт белән шөгыльләнергә карар иттем – көн саен стадионда спорт җиһазларында күнегүләр эшлим. Рекорд артыннан кумыйм, әмма 61 яшьтә 12 тапкыр күтәрелү – һәркемнең кулыннан килми.

Аның каравы, “Ал җилкәннәр” балалар һәм үсмерләр клублары үзәгеннән Алексей Лубышев таң калдырды – 42 (!) тапкыр күтәрелде. Юнәлеш үзгәртеп йөгерүдә дә ул җиңүче булды.

Урыннан озынлыкка сикерүдә “Парус” автоүзәге" җәмгыятеннән Олег Кайковка тиңнәр булмады. Аның нәтиҗәсе – 2,85 метр.

Фестиваль йомгаклары буенча предприятиеләр арасында беренче урында – “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” командасы, оешмалар арасында – 2нче спорт мәктәбе, авыл биләмәләре арасында – Серафимовка авыл советы җыелма командасы.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: