Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь 2018, 17:05

Яшь буынга юлланган мөрәҗәгатьле капсула ачылды

50 ел элек туймазылылар шәһәр трамвае һәм бассейнлы, ясалма бозлы спорт сарае турында хыялланган

50 ел элек туймазылылар шәһәр трамвае һәм бассейнлы, ясалма бозлы спорт сарае турында хыялланган


1968 елда Туймазы 1нче мәктәбе стенасына капсула яшергәннәр. Анда – өлкән буын вәкилләре безгә атап язган дистәләгән хат. Узган пәнҗешәмбедә исә металл савыт чокып алынды һәм тантаналы шартларда ачылды.


Мәктәп янында янә берничә дистә кеше җыелды – анда яшьләр дә, кайчандыр бу дулкынландыргыч вакыйгада катнашучылар да бар иде. Нәкъ ярты гасыр элек кебек. Шуларның берсе – беренче мәктәпне тәмамлаган пенсионер Таһир Мөхәмәтшин.

– Үтәли салкын җилгә карамастан, ул чакта мәктәп алдындагы мәйданчыкта халык гаять күп җыелды, – дип хәтерли ул 68нең октябрь аен. – Дулкынлануыбызны сүз белән генә әйтеп аңлатырлык түгел. Киләчәк турында сөйләштек, барысына да якты һәм бәхетле булып тоелды ул. Мин сигезенче сыйныфта укый идем һәм бүгенге вакыйга шаһиты булырмын дип башыма да китермәдем. 2018 елның очы-кырые күренми иде, ярты гасыр исә бер мизгел кебек үтеп китте.

Зилә АБДУЛЛИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: