Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 11:26

Район гәзите агач утырту эшен оештырды

Бу чарада шулай ук урман хуҗалыгы эшчәннәре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты

Бу чарада шулай ук урман хуҗалыгы эшчәннәре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты


Ике ай элек редакциягә Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 11а йорты ихатасын яшелләндерү җәһәтеннән ярдәм сорап, Туймазыдан Елена Животягина мөрәҗәгать итте. Гәзитебез Туймазы урман хуҗалыгы белән сөйләште һәм предприятие директоры вазифаларын вакытлыча үтәүче Александр Никифоров үсентеләр белән түләүсез тәэмин итәргә ризалашты. Әмма аларны утырту чарасын моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь-октябрьгә калдырырга тәкъдим итте.

Шушы көннәрдә Бишенде питомнигы мастеры Ирек Нигъмәтуллин белән бергә без Бересклет хуҗалыгына юл тоттык.

– Менә сезгә миләш, менә юкә. Барбарис та алыйк, чәнечкеле ул, әмма җиләкләре матур һәм файдалы, – дип сөйләнде ул куак һәм агачларны казып алганда.

Аннары аларга гөлҗимеш (җиләкләре эре һәм хуш исле), бәләкәй генә чыршы, кар җиләге (снежноягодник) – озак яшәүче баллы куак өстәлде.

Агач-куак утырту командасын ишәйтү өчен 1нче интернат-мәктәп директоры Салават Әхмәтов белән элемтәгә чыктык. Һәм дүшәмбе көнне дәресләрдән соң бу мәктәпнең чәмле унынчы сыйныф укучылары Булат Әхмәтвәлиев, Урал Төхбәтшин, Динар Гыйльфанов, укытучылары Наил Мәрдамшин җитәкчелегендә көрәкләр белән коралланып, эшкә кереште. Эш барышында тирә-якта һич битараф булмаган халык яшәве ачыкланды. Үтеп барган пенсионер үсмерләргә рәхмәт белдерде һәм берничә эшлекле киңәш бирде.

Бу киңәшләр чыннан да ярап куйды. Хәзер үсентеләрне киртәләп аласы һәм аларның имин кышлаячагына өметләнәсе генә калды. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр аларны тырышып тәрбияләр дип ышанасы килә. Өлкәннәр һәм яшьләр – БЕРГӘЛӘП!

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: