Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 12:33

Гомереңме, әллә 500 суммы?

Ике елда мөстәкыйль янгын хәвефсезлеге хәбәрчеләре республикада яшәүче 41 кешенең гомерен саклап калган

Ике елда мөстәкыйль янгын хәвефсезлеге хәбәрчеләре республикада яшәүче 41 кешенең гомерен саклап калган


Узган ялларда Ырымбур өлкәсенең кечкенә Екатериновка авылында гадәттән тыш хәл булган: хастаханәгә бите, муены, ике кул чугы да пешкән 4 яшьлек бала китерелгән. Шырпы белән уйнаган сабыйның йорт тәрәзәсендәге пәрдәгә ут төртүе

ачыкланган. Соңрак ялкын баланың үзенә үрләгән. Гаиләне фаҗигадән төтенгә тәэсир итүче янгын хәвефсезлеге җиһазы коткарган, баланың әнисе аның тавышын ишетеп калган. Ул улын коткарырга һәм ялкынны сүндерергә өлгергән.

Кызганычка, Туймазы районында быел янгында һәлак булган сигез кешенең йортында андый җиһаз булмаган.

Соңгы фаҗига Дуслык авылында теркәлә, анда бер ир янып үлә. Туганының тәне пешә. Күршеләре сүзләренә караганда, алар бик еш исерек күренә, даими эш урыннары булмый.

Туймазы районы янгын хәвеф-сезлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында Дуслыктагы гадәттән тыш очрак тикшерелде. Анда БР Дәүләт гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов катнашты. Утырышны гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе, район Хакимияте башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Хәлиуллин алып барды.

Хәвефле саннар: Туймазы районында 86 янгын теркәлгән – узган елның шушы чорына чагыштырганда азрак бу, аның каравы, корбаннар күбрәк. Янгын сәбәпләре элеккечә – электр җиһазлары, мичләрдән файдалану кагыйдәләреннән тайпылу, ут белән саксыз эш итү.

2018 елның 1 гыйнварыннан балалары туган барлык гаиләләр дә төтенгә тәэсир итүче мөстәкыйль янгын хәвефсезлеге җиһазы белән тәэмин ителә. Моңа кадәр бу җиһазлар фәкать ишле мохтаҗ, шулай ук балалы имин булмаган гаиләләрдә генә урнаштырылды.Алар республиканың 40 кешесен һәлакәттән коткарды, шуның 25е – балалар.

– Безнең районда былтырдан башлап кимендә 700 шундый җиһаз урнаштырылды. Бу эш әле дә дәвам итә, – диде Булат Хәлиуллин. – Җаваплы хезмәтләргә имин булмаган гаиләләрне барлау-күздә тоту бурычы йөкләтелде, атап әйткәндә, вакытында исәпләшмәгән өчен газдан өзгәннәрне. Гадәттә шундый очракларда кешеләр төрле электр җылыту җиһазларыннан файдалана. Бу исә хәвефле һәм теләсә кайсы вакытта янгынга китерергә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында ирекле янгын сүндерү командаларының махсус техникасы торышы һәм аларны ел әйләнәсенә саклау урыннары тикшерелде. Кайбер авыл советларында машиналар төзек түгел, аларны саклау өчен бокслар юк, янгын сүндерү өчен су тутырып алырлык төбәкләр җиһазланмаган. Авыл советлары башлыкларына тиз арада бу мәсьәләләрне хәл итү бурычы йөкләтелде.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: