Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2018, 12:36

Басуда иң мөһиме – трактор эшләсен көйле

Техника тикшерүе — зарурлык

Техника тикшерүе — зарурлык


Авыл хуҗалыгы техникасын дәүләт техника тикшерүенә сыйфатлы әзерләү – төп бурычларның берсе. Бу хакта “Ростехнадзор”ның Туймазы шәһәр һәм район бүлеге начальнигы Рамил КАМАЛТДИНОВ белән әңгәмәләштек.

– Рамил Миңнехаҗиевич, техника тикшерүе алдыннан авыл халкы әле һаман үз техникасын әзерлек сызыгына куя. Моны совет чорыннан калган искелек күренеше дип уйламыйсызмы?

– Беренче чиратта техниканы күчмә күмәк тикшерү авыл халкына уңайлы булсын өчен эшләнә. Бу очракта фермерлардан, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләреннән, безнең кабул итү графигын күздә тотып, тракторында Туймазыга килеп йөрү таләп ителми. Техникасын тәртиптә тотучыларны чәмләндерергә тырышабыз. Мәсәлән, майда Төмәнәктә техника тикшерүе үткәрдек, иң төзек трактор ияләренә республика Дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчеләренең рәхмәт хатларын һәм бүләкләр (сигнал бишмәтләре һәм автомобиль аптечкасы) тапшырдык.

– Үзйөрешле машина хуҗасының, бу шактый мәшәкатьле эштән баш тартып, штраф түләүгә өстенлек бирү очраклары булганы бармы?

– Чыннан да, техникага тикшерү үткәрелмәгән оч-ракта штраф күләме әллә ни зур түгел – ул 300 сум тәшкил итә. Әмма, моннан тыш, техника тикшерүенең диагностика картасы булмаган өчен ДЮХИИ хезмәткәрләре намуссыз шофёрларга янә 500-800 сум штраф сала (РФ Идарә җаваплылыгы кодексының 12.1нче маддәсе). Шуңа техника тикшерүе турында документ булмаган өчен 500 сум штрафны да өстәгез. Шулай ук хокук саклау оешмалары вәкилләре өч-алты айга транспортка идарә итү таныклыгыннан да мәхрүм итә ала. Транспорт туктап тора, димәк, табыш керми.

Күзәтчелек оешмаларын алдарга тырышу мәгънәсез: бүген республикада үзәкләштерелгән үзйөрешле техника мәгълүматлары базасы оештырылган һәм гамәлдә. Анда техника тикшерүе үтмәгән һәр трактор турында мәгълүмат бар. Димәк, иртәме-соңмы, профилактика чаралары (мәсәлән, “Трактор”, “Частник”) барышында хокук бозучы ачыкланачак, һәм бу кимчелекләрдән барыбер арынырга туры киләчәк.

– Берничә ел элек тер-кәлмәгән иске техника шактый мәшәкать тудырды. Хәл үзгәрдеме?

– Әле бездә 2000ләп үзйөрешле машина исәптә тора, шуның 200ен тергезерлек түгел. Моннан тыш, ихаталарда янә 30-40 “борынгы” трактор бар, алар гомуми кулланудагы юлларга чыкмый. Аларның саны акрынлап кыскара – пенсиядәге механизаторлар бу транспортта эшли алмый башлагач, балалары техниканы исәптән төшерә һәм металлоломга тапшыра. Шуңа күрә шундый ихтимал хәвефле машиналар мәсьәләсе элекке кебек үк кискен түгел.

– Бүгенге авырлыклар нидән гыйбарәт?

– Башкалар исәбендә техника тикшерүен квалификацияле механизаторлар кытлыгы катлауландыра. Районның күпчелек шофёрларына кимендә 50 яшь. Өстәвенә, бер кеше комбайнда да, тракторда да, үзйөрешле чапкычта һәм йөк машинасында да эшли. Бу очракта берьюлы берничә машинаны дәүләт техника тикшерүенә сыйфатлы әзерләү мөмкин түгел. Алмашка механизаторлар әзерләү нәтиҗәсендә техника тикшерүе мәшәкатьләре дә кимиячәк дип ышанасы килә.

Эмиль МУСИН


Читайте нас: