Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2018, 13:16

Көнчыгышка йөз тотып

Чикләү-тыюлар ШОС һәм БРИКС илләре дуслыгын ныгытты

Чикләү-тыюлар ШОС һәм БРИКС илләре дуслыгын ныгытты


“Рекордлы” һәм “тиңдәшсез”. ШОС һәм БРИКС әгъзалары илләренең узган вак кәсеп җыенында бу ике сүз башкаларга караганда ешрак яңгырады. Моның өчен чыннан да сәбәп бар иде. Уңышлы оештырудан башлап (быелгы җыенда беренче тапкыр кимендә 1600 кеше катнашты), хакимият тарафыннан Русиянең вак һәм урта кәсебенә ташламалы кредит рәвешендә кимендә 10 триллион (!) сум акча бүлү вәгъдә ителүгә кадәр.


Эшкуармы?

Триллионга ия бул!

Конгресс-холл залларында спикерларның үз чыгышларына “Хакимиятнең төп ярдәме – кәсеп үсешенә комачауламау” ише гыйбарәне кыстыруы көчле алкышларга күмелде. Җыенда катнашучылар түрәләрнең чыгышларын да зур кызыксыну белән тыңлады. Мәсәлән, Русия Икътисад үсеше министрлыгының инвестиция сәясәте һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова Милли вак һәм урта кәсепне үстерү проектының аеруча игътибарга лаек бүлекләрен телгә алды. Ул бер ай элек РФ Президенты карамагындагы Стратегия үсеше советында расланды. Оешма тарафыннан әзерләнгән документ федерациянең биш проектыннан гыйбарәт: кәсеп белән шөгыльләнү шартларын яхшырту, ташламалы финанслау, акселерация кулайлылыгын арттыру, фермерларга ярдәм һәм эшкуарлыкны таныту. “Федераллар” бу документка зур өметләр баглый: алты елда ул вак һәм урта кәсеп тармагында мәшгуль кешеләр санын 19дан 25 миллионга кадәр арттырырга тиеш.

– Әйе, бурыч шактый күләмле, – ди Арсланова. – Әмма аларны үтәү өчен кулай шартлар да булдырыла: 2019 елда гына вак һәм урта кәсеп субъектларын ташламалы финанслауга 1 триллион сум акча юнәлтеләчәк. Ел саен бу акча 100-200 миллиард сумга артачак. Шул рәвешле алты елда 10 триллион сум акча бүлү күздә тотыла.

Финанс прәннегеннән кала (кредит ставкалары 8,5 проценттан артмаячак дип вәгъдә ителә), вак кәсепкә башка өстенлек-ташламалар да фаразлана. Шул исәптән – барлык яшь катламнары өчен – мәктәп балаларыннан башлап, пенсионерларга кадәр – төрле мәгариф программалары буенча түләүсез сыйфатлы укыту бу.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: