Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2018, 12:34

Күләмле сварка остасы

“Туймазытехуглерод” җәмгыяте сваркачысы Михаил Луц дәрәҗәле бүләккә лаек булган

“Туймазытехуглерод” җәмгыяте сваркачысы Михаил Луц дәрәҗәле бүләккә лаек булган


– Эретеп ябыштыру эшенә кызыксыну миндә мәктәптә укыган елларда ук уянды, – ди "Туймазытехуглерод" җәмгыятенең 48 яшьлек сваркачысы Михаил Луц. – Дустымның металл эшләнмәләрне сырлавын тын да алмый карый идем. Очкыннар чәчри, ә мин күземне дә алалмыйм. Армиядән соң төпле карарга килдем: “Металл белән эшләячәкмен”. Әмма ешрак күләмле эшләнмәләр белән эш итәргә туры килә. Бүген, мәсәлән, хезмәттәшләрем белән гранулалы корым җитештерү өчен 40 кубометрлы сыешлык ябыштырабыз.

21 ел гомерен шушы тармакка багышлаган сваркачы Михаил Иванович – чәмле новатор да. Ел саен берничә яңалык-тәкъдим кертә ул. Мәсәлән, былтыр ябык бинада сварка эшләре алып бару өчен җайланма эшләгән, бу сварка тизлеген 15 процентка арттырган, хезмәт хәвефсезлеген күтәргән.

Сәнәгать бурычларын тиз һәм сыйфатлы хәл итү сәләтен исәпкә алып, тугыз ел элек аны ремонт-механика участогының бер бригадасына җитәкче итеп тәгаенләгәннәр. Бүген Михаил Иванович кул астында – өч сваркачы һәм бер слесарь. Аларга иң катлаулы технология җиһазы – реакторлар, суыткыч-парга әйләндергеч, электр фильтрларын хезмәтләндерү һәм җентекле ремонтны ышанып тапшыралар.

– Михаил Луц бригадасы зур тәҗрибәгә ия, аның исәбендә – үз эшенең чын осталары, – ди предприятиенең баш инженеры Фәүзир Тимербулатов. – Алар барлык бурыч-йөкләмәләрне сыйфатлы һәм җаваплы үти. Предприятиенең елдан-ел җитештерү күләмен арттыруында өлешләре зур егетләрнең.

Шушы көннәрдә Михаил Луцных күпсанлы дәүләт һәм тармак бүләкләренә тагын берәү өстәлгән – югары һөнәр осталыгы өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы бу.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: