Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2018, 12:38

Хакимияттә – яңа кешеләр

БР Хөкүмәтенең сигез вице-премьеры отставкага китте

БР Хөкүмәтенең сигез вице-премьеры отставкага китте


Республика Хөкүмәте әгъзалары, Премьер-министр җитәкчелегендә эштән бушатуны сорап, гариза бирде. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров, Рөстәм Мәрдановтан кала – ул элекке вазифасында калачак, барысын да кабул итте.

Ләкин өч вице-премьер әлегә “вазифаны вакытлыча үтәүче” дәрәҗәсендә эшен дәвам итәчәк. Бу Хөкүмәт аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов, авыл хуҗалыгын күз уңында тотучы Илшат Фәзрахманов һәм Мәскәүдә Башкортстанның тулы хокуклы вәкиле Фәрхәт Самедов.

Яңа тәгаенләүләргә килгәндә – җәмәгать тармагына моннан ары Ленара Иванова (элек гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министры), төзелеш тармагына Рәиф Абдрәхимов (байтак гомер Уфаның “Инвестиция-төзелеш комитеты”н җитәкләгән) җитәкчелек итәчәк, көч тармаклары өчен җаваплылык полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтхановка йөкләтелгән.
Читайте нас: