Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 октябрь 2018, 11:27

Кичке кизү

ДЮХИИнең Уфадан килгән 5 экипажы Туймазы шофёрларын тикшерде

ДЮХИИнең Уфадан килгән 5 экипажы Туймазы шофёрларын тикшерде


Үткән чәршәмбедә юл-патруль хезмәте машиналарының яктырткыч-җемелдек утлары шәһәрнең төрле төбәкләрендә күренде. Башкаланың ДЮХИИ “спецназы” урындагы хезмәткәрләргә ярдәмгә килде.

– Туймазы шәһәренә юл-хәрәкәт кагыйдәләреннән тайпылучыларны ачыклау өчен килдек. Хәер, профилактика максатында планга ярашлы уздырылган бу чаралар республиканың байтак шәһәрләрендә үтә, – диде ДЮХИИнең БР идарәсе юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү төркеме инспекторы Марсель Бикташев.

Тукталыш урыннарын даими алмаштыра-алмаштыра, 6 сәгатьлек эш барышында Уфа һәм Туймазы инспекторлары 800дән артык транспорт чарасын тикшерде. Нәтиҗәдә 100дән артык идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзелде, аларның күбесе пыяланы тоныкландыру һәм бала йөртү өчен махсус беркетү чарасы булмауга кагыла. Моннан тыш, хокук сакчылары тарафыннан руль артына исерек килеш утырган, таныклыгыннан мәхрүм ителгән, хәтта машина йөртү таныклыгы булмаган алты кеше тоткарланды. Аларның машиналары штраф мәйданчыгына озатылды. Штраф күләме тоташ алганда 100 мең сумнан артты.

Зилә АБДУЛЛИНА.
Читайте нас: