Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь 2018, 11:32

Уңышка бер адым һәм алтын балык турында

Район Хакимияте башлыгы стипендиясенә лаек булган укучылар яхшы уку серләрен уртаклашты

Район Хакимияте башлыгы стипендиясенә лаек булган укучылар яхшы уку серләрен уртаклашты
1нче интернат-мәктәптә күркәм йола буенча район Хакимияте башлыгы стипендиячеләрен зурладылар. Быел алар 50 кеше. Шул исәптән – олимпиада, төрле дәрәҗәдәге бәйге, спорт ярышлары җиңүчеләре.
Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов чарага килгән укучыларга, укытучыларга һәм әти-әниләргә икътисадтагы һәм җәмәгать тармагындагы казанышлар турында бәян итте. Ул сәләтле балалар республикабызның, илебезнең төп байлыгы һәм киләчәге булуын билгеләде.

Быел бөтенрусия олимпиадаларында кимендә дүрт мең укучы катнашкан, шуның 700дән артыгы җиңү яулаган. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләр исәбендә – Туймазы 2, 7, 8нче һәм Серафимовка 1нче мәктәпләре.

Республика Башлыгының 100 стипендиячесе арасында бу югары бүләккә Туймазыдан да биш укучы лаек булды – Эмиль һәм Риналь Хәбировлар (Туймазы 7нче мәктәбе), Алинә Шәйхиева (Туймазы 4нче мәктәбе), Рената Тимеркәева (Кандра балалар музыка мәктәбе), Радмир Гомәров (1нче интернат-мәктәп, Туймазы балалар музыка мәктәбе) бу.

Укуда, спортта, мәдәни тормышта югары нәтиҗәләргә ирешкән иҗади карашлы балаларны чәмләндерү программасы Туймазы районында да бар. Аларга бу бүләкне Хакимият башлыгы тапшырды.

Шул ук көнне “Уңышка бер адым” дип аталган матбугат конференциясе үтте. Анда укучылар Риналь Хәбиров (Туймазы 7нче мәктәбе), Айгөл Җиһаншина (1нче гимназия) һәм Арина Асылгуҗина (Кандра 2нче мәктәбе) катнашты.

11 яшьлек Риналь республикада да, аннан читтә дә күпләргә таныш. Каратэ буенча соры билбауга ия булганы өчен генә түгел. Чын-чынлап илебез Президенты булырга хыялланган малай максатлы рәвештә һәм мавыгып җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Айгөл – искиткеч спортчы. Аның гаиләсендә биш бала һәм алар барысы да спортка мөкиббән. Даими күнегүләр аңа тагын да тырыш, үҗәт булырга ярдәм иткән.

Арина журналист булырга хыяллана. Ул укыган мәктәптә телестудия эшли, анда дуслары белән мәктәп һәм авыл тормышы турында сюжетлар әзерлиләр. Якташыбыз төрле бәйгеләрдә катнаша, “Куркыныч төш” җансурәте төшерергә (табигатне ярату һәм саклау зарурлыгы турында) өлгергән.

Кызлар һәм малайлар киләчәккә уй-ниятләре, хыяллары белән уртаклашты. Ринальгә алтын балыктан нинди теләгеңне үтәвен үтенер идең дигән сорау бирелгәч, ул күп уйлап тормады: “Бөтенесен дә бәхетле итүен!” – дип җаваплады.

Венера ӘШИРОВА.
Читайте нас: