Кәлшәле авылы янындагы нефтьүткәргечкә законсыз тоташу нәтиҗәләреннән ун көн арынганнар
Нефтьчеләр гамәлдәге нефтьүткәргечкә законсыз тоташу нәтиҗәләреннән арынган урынга барган юлда безне үтә сак каравылчылар туктатты. Штабны күрсәтүебезне үтенгәч, кызыл чатыр ягына ишарәләделәр. “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Шамил Мингуловны көткән арада эш барышын күзәттек. Өстән кешеләр, буаны әйләндереп алган киртә-тоткарлагычлар һәм кирәкле чимал, җиһазларны ташыган тримаран күренде.
Шамил Григорьевич Мингулов бу хәл турында хәрбиләрчә – коры һәм ачык итеп хисап тотты:
–Якшәмбе, 30 сен-тябрьдә, участокны тикшереп йөргән оператор инешкә нефтьле сыекча эләгүенә игътибар итә һәм шундук диспетчерга хәбәр җибәрә. 12.30 сәгатьтә мин бу урынга махсус төркем чыгарырга һәм судагы нефтьтән арыну буенча штаттан тыш берләшмәләрне әзерләргә әмер бирдем.
Бер сәгатьтән эшчеләр нефтьле сыекча Кәлшәле буасына эләкмәсен өчен салам тозак-лар урнаштыра иде инде. Салам – иң яхшы табигый сорбентларның берсе. Бер сәгать ярым дәвамында инешнең өч километр чамасы өлешендә 11 шундый тозак урнаштырылды (беренче көннәрдә алар 15 метр саен куелды) – инеш аркылы челтәр-рабица сузылды һәм аңа салам түшәлде.
Каза урынына берен-челәрдән булып Октябрьский нефть агу-түгелүдән арыну төркеме килеп җитте. Алар нефть таралуны туктату өчен бон-киртәләр корды.
Законсыз тоташу нәтиҗәләреннән арыну өчен хәвеф сигналы буенча “Башнефть-Добыча” җәмгыяте нефть агу-түгелүдән арындыручы штаттан тыш авария-коткару берләшмәләренең барлыгы тугыз төркеме кузгатылды. Октябрьский, Уфа, Ишембай, Чакмагыш, Нефтекама, Приюттан килгән бу төркемнәрнең һәркайсы нефть җыйдыру өчен махсус җиһазлы күчмә корылмага ия. Дүшәмбегә биредә кимендә 300 кеше һәм 78 берәмлек техника эшли иде инде.
Кәлшәле инеше тирән сазлыклы чокырдан ага. Үзәне бормалы-сырмалы, ярларын куаклар каплаган. Нефтьчеләр, яр буйларын чистартып, биш гидрозатвор – су тоткарлагыч урнаштырды. Нефть судан җиңелрәк. Су тоткарлагычта нефть элпәсе өскә калка, аннары аны нефть туплагычлар ярдәмендә суырталар һәм җыелма савытларга туплыйлар, табигый экология чималы – торф нигезендә эшләнгән сорбент белән эшкәртәләр. Чиста су исә, тоткарланмыйча, буага китә. Гидрозатвор-ларның ярдәме шуннан гыйбарәт – алты гектар мәйдандагы буага (300 мең кубометр су) нефтьле матдәләрнең бик аз өлеше генә эләкте.
– Беренче көннәрдә техниканы якынрак китерү гаять авыр иде – биредә җирнең өске өлеше – рельеф бик катлаулы, – дип аңлатты “Башнефть-Добыча” җәмгыяте белгечләре. – Кешеләр тәүлек әйләнәсенә тездән салкын суда басып торып, елга үзәнен нефть элпәсеннән тазартты! Бу чын хезмәт батырлыгы! Ярый әле ял итеп алырга мөмкинлек булды (кешеләр якын-тирәдәге шәһәр кунакханәләренә урнаштырылды), күчмә ашханә дә оештырылган иде.
Юл салынгач, кешеләргә ярдәмгә махсус техника – экскаваторлар, төягечләр, йөк машиналары килде.
Күрәсезме, әнә аста җирдә боннар – йөзмә киртә-тоткарлагычлар ята (ред.иск.). Һәр өлеше – 20 метр. Авыр алар – поливинил-хлоридтан ясалган. Аларны урнаштырырга, салдырырга, сүтәргә, тынын чыгарырга, пар белән юдыртырга һәм кабат урнаштырырга кирәк... Көчне һәм вакытны ала торган авыр физик эш.
Егетләр чылбыр буенча тезелеп, киртә-тоткарлагычларны җилкәләренә салып, елга ярына таба китте. Аны урнаштыргач, пычранганын күчмә пар җиһазы янына сөйрәп китерделәр. Анда киртәләрне һәм коткаручыларның барлык эш коралларын парландыралар. Нефтьне пар гына җиңә ала...
Ахыргача чисталыкка су өстендәге юка нефть элпәсен җыючы “Сармат” сорбент материалы ярдәмендә ирештеләр. Бу күп тапкыр кулланылучы тукыма. Аны сыгу корылмасы аша чыгарып, кабат су өстенә каплыйлар.
Берәм-сәрәм тапларны җыю өчен озын саплы чүмечләр һәм кыргычлар кулланылды. Алар белән яр буеннан һәр тапны җыйдылар.
Нефтьле сыекча тутырылган мичкәләрне “Альфа-Лаваль” нефть шламы корылмасына озаттылар. Нефть белән пычранган барлык калдыклар да шунда ташылды, алар анда махсус технология буенча эшкәртелде.
– Егетләр җентекле эш башкарды, – дип ассызыклады Мингулов. – Эш тиз һәм көйле барды. Хәзер инешнең 3342 метр өлешендә бер нефть табы да юк. Беркетмәләрдә җирдән файдаланучыларның, Карамалы-Гобәй авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгының, экологларның башкарылган эшкә карата дәгъвасы юк дип теркәлгән.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).