Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2018, 13:02

Яшь наратлар җырын тыңларбыз...

Үзәк паркта Яшьләр сукмагы барлыкка килде

Үзәк паркта Яшьләр сукмагы барлыкка килде


Зилә АБДУЛЛИНА


Үзәк мәдәният һәм ял паркында Ирекле ярдәмче елы һәм ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган Яшьләр аллеясына нигез салу тантанасы узды. Анда район Хакимияте һәм шәһәр биләмәсе вәкилләре, мактаулы кешеләр, яшьләрнең җәмәгать оешмалары, махсус урта уку йортлары укучылары, комсомол ветераннары катнашты.

– Бер мәйданчыкта кичәге комсомоллар һәм бүгенге алдынгы яшь буын вәкилләре җыелды. Бу искиткеч, – диде Бөтенрусия “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” җәмәгать оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Юлуева. – Комсомол ветераннары егет һәм кызларга белемен тапшыра, бай тәҗрибәсен һәм чәмле тормыш белән янып яшәү серен уртаклаша ала.

Тоташ алганда чарада катнашучылар 100 төп нарат үсентесе утыртты. Халык арасында чарага ак футболкада килгән ирекле ярдәмче-медиклар аерылып торды.

– Медицина колледжының байтак укучысы ирекле ярдәмчеләр сафына басарга тели, – диде оешма җитәкчесе Наталья Нуриева. – Шуны да әйтү җитә, бүгенге 300 беренче курс укучысының яртысы җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Күптән түгел без Нөркәй фельдшер-акушер үзәгенә барып, өмә үткәрдек. Һәм авыл халкын кичектергесез очракларда беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттек.
Читайте нас: