Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 октябрь 2018, 11:32

Пәрдәне “Игезәкләр” ачты

Татар драма театрында XXVIII иҗат мизгелен ачу тантанасы үтте

Татар драма театрында XXVIII иҗат мизгелен ачу тантанасы үтте


Чара алдынгыларга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырудан башланды.

Мәсәлән, драма артисты Айнур Гайсаров һәм театр бухгалтеры Раиса Семёнова БР Мәдәният министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Министрлыкның Рәхмәт хатларына театр артистлары Марсель Мөсәвиров, Динара Вахитова һәм әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Гөлназ Мусина лаек булды. Район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова театр сәнгатенә мөкиббәннәрне сәламләде һәм Руслан Вахитовка Мактау грамотасы тапшырды. Моннан тыш, “Котырган акчалар” (Телятев) һәм “Җизнәкәй” (Низами) спектакльләрендә онытылмас образлар иҗат иткәне өчен ул “Ел актёры” дип танылды.

Театрның үзенчәлекле актёр дуэты исеменә артистлар Алсу Вәлиева белән Рөстәм Шәйхумов лаек булды. БРның халык артисты Айрат Солтанов “Иң яхшы эпизодик роль” бүлегендә бүләкләнде, БРның атказанган артисты Алик Җәйләловка “Тамашачы сөюе бүләге” тапшырылды.

Театр мизгелен ачу көнендә туймазылыларга башкорт шагыйре һәм драматургы Әнгам Атнабаев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Игезәкләр” спектакле тәкъдим ителде. Тамаша үзәгендә – даими рәвештә көлкеле хәлләргә тарыган игезәкләр Рәсимә һәм Рәсилә. Спектакль тамашачыларны беразга гына булса да көндәлек мәшәкатьләрдән арындырды, күңелен күтәрде.

Тиздән театр коллективы тамашачы хөкеменә рус драматургы Алексей Арбузовның “Аяусыз уеннар” спектакле буенча премьера тәкъдим итәчәк.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: