Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 октябрь 2018, 14:40

Республикада – яңа җитәкче

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда отставкага китүе турында хәбәр итте

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда отставкага китүе турында хәбәр итте

Рөстәм Зәки улы моның шәхси карары булуын билгеләде. Сәясәтче бу адымын яңа командага 2019 елның сентябрендә үтәчәк сайлауга әзерләнергә вакыт калдыру максатында ясавы белән аңлатты.
Бу вазифада Рөстәм Хәмитов 8 ел эшләде. 2014 елда алдан сайлау нәтиҗәләре буенча Рөстәм Хәмитов сайлаучыларның 81,71% тавышын туплады. Республика Башлыгы вазифасыннан кала, ул шулай ук Премьер-министр вәкаләтләрен дә башкарды, соңрак бу урынга Рөстәм Мәрданов тәгаенләнде.
БР Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәү бурычы Радий Хәбировка йөкләтелде. Ул Ишембай районы Сайран авылында туган, БРның атказанган юристы, Красногорск шәһәре (Мәскәү өлкәсе) округы башлыгы.
Читайте нас: