Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 октябрь 2018, 19:12

“Туймазы хәбәрләре” - Русиянең алдынгы милли басмалары бәйгесе җиңүчесе

Бүген Сочида ХХII Бөтенрусия замана журналистикасы “Күмәк Русия” җыенында Милли киң мәгълүмат чаралары көне үтте.

Бүген Сочида ХХII Бөтенрусия замана журналистикасы “Күмәк Русия” җыенында Милли киң мәгълүмат чаралары көне үтте.
Былтыр аны үткәрергә тәкъдим иткән Саха Республикасы (Якутия) бәйгене оештыру эстафетасын Башкортстан Республикасына тапшырды. Символик кубокны Якутия Башлыгы Айсен Николаев кулыннан Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов кабул итте.
“Туймазы хәбәрләре” иҗтимагый-сәяси гәзите “Алдынгы район (муниципалитет) гәзите” дип танылды. Бүләкне Русия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный тапшырды.

Бәйге җиңүчеләре: уртада - БР Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов һәм Саха Республикасы (Якутия) Башлыгы Айсен Николаев.

Фотода сулдан уңга: Русия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный, Саха Республикасы (Якутия) Журналистлар берлеге рәисе Галина Бочкарёва, “Туймазы хәбәрләре”-”Туймазинский вестник” гәзите баш мөхәррире Оксана Мәкъсүтова.
Читайте нас: