Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 октябрь 2018, 12:51

Бер стакан сөт. Һәм гөмбә белән бәрәңге

Өч авыл хуҗалыгы кооперативы туймазылыларны тәмле һәм туклыклы ризыклар белән тәэмин итәчәк

Өч авыл хуҗалыгы кооперативы туймазылыларны тәмле һәм туклыклы ризыклар белән тәэмин итәчәк


“2018-2020 елларга Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерү” программасында катнашуга 150ләп гариза бирелгән. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайлап алу бәйгесенең төп өлешен үткәрде, анда безнең районнан өч вәкил узды. Алар 3 миллион сум күләмендә максатлы субсидия алуга дәгъва итә ала. Өстәвенә, бу акчаның 9 процентын пай рәвешендә булачак авыл хуҗалыгы кооперативлары әгъзалары кертергә тиеш.


“Борщ тупланмаларына” өстенлек бирелә

– Безнең авыл хуҗалыгы кооперативында 12 катнашучы: өч хокукый зат – “Уңыш”, “Союз”, “Зекура” фермер хуҗалыклары һәм тугыз шәхси ярдәмче хуҗалык, – дип сөйли яшелчә җитештерү, сак-лау һәм капларга тутыру кооперативы рәисе Илшат Хәсәнов. – Төп пайны зур хуҗалыклар кертә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар – бермә-бер әзрәк.

Кооперативның “штаб-фатиры”н Җегетәк авылында төзергә уйлыйбыз, анда безнең 2500 тоннага исәпләнгән яшелчә саклагыч бар. Аны тулы куәтенә эшләтү өчен авыл хуҗалыгы кооперативы оештырдык та инде. Дәүләт субсидиясенә яшелчәне коры эшкәртү, капларга тутыру һәм алардан борщ тупланмалары җитештерү өчен транспортёр сатып алырга уйлыйбыз.

Минем хуҗалык берничә ел кызыл чөгендер үстерә, “Уңыш” һәм “Зекура” сыйфатлы бәрәңге җитештерә, шәхси ярдәмче хуҗалыклар кишер һәм суган мәйданнарын киңәйтә. Уңышны сату-озату җә-һәтеннән мәшәкать тумасын өчен мәктәпләр һәм балалар бакчаларын яшелчә белән тәэмин итү максатында үткәрелгән дәүләт сәүдәләрендә катнашырга уйлыйбыз. Бердәнбер каршылык: сәүдәләшү лотларына ни өчендер кызыл чөгендер кертелми, югыйсә, СССР чорында ул һәрвакыт мәктәптә туклану рационында була иде.

Эмиль МУСИН.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: