Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 октябрь 2018, 11:29

“Багира” алтын-көмешкә "манчылды"

Спорт аэробикасы студиясе тәрбияләнүчеләре республика ярышларында бүләкләнгән

Спорт аэробикасы студиясе тәрбияләнүчеләре республика ярышларында бүләкләнгән


Нәфис гимнастиканы юкка гына спорт патшабикәсе дип атамыйлар. Моны “Туймазы-Арена”да үткән республика спорт аэробикасы чемпионаты да раслады.

Безгә республиканың төрле төбәк-ләреннән берничә йөз спортчы килде. Тамашачылар алардан күз алалмады. Төз, зифа буй-сынлы спортчылар башкалардан аерылып торды. Гимнастика костюмнарында күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итеп, дәртле музыка астында тигез итеп махсус күгенүләр ясагач, тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. 4-17 яшьлек гимнастлар ике көн дәвамында аэробика, фитнес һәм чагыштырмача яшь чир-спортта (спортның бию төре, ул хореография һәм акробатика элементларыннан гыйбарәт) осталыгын күрсәтте.

Моннан тыш, ярыш кысаларында аерым төркемдә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар җиңү өчен алышты.

– Спортның бу төрендә андый балалар арасында ярышлар Русиядә беренче тапкыр үткәрелә, – ди БР Спорт һәм фитнес аэробикасы федерациясе рәисе Галина Емельянова. – Аерым ярышлар үткәрергә Туймазыдан “Багира” студиясендә тәрбияләнгән 7 яшьлек кызның әнисе Диана Гыймаева тәкъдим итте. Дөресен әйтәм, элек мин сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның аэробика белән шулкадәр күп мавыгын күз алдына да китерә алмый идем. Шуңа күрә чемпионат алдыннан без алар өчен махсус күнегү программалары әзерләдек, ярыш кагыйдәләрен расладык. Нәтиҗәләрдән күренүенчә, спортчылар аларны үти алды. Шуңа күрә киләчәктә дә кызларны чемпионатларга чакырачакбыз.

Безнең районнан бу чемпионатта “Багира” спорт аэробикасы студиясеннән (җитәкчесе Диләрә Шәрипова) 65 тәрбияләнүче чыгыш ясады. Алар командалар арасында өченче урын яулады, 10 алтын, 11 көмеш, 8 бронза медальгә лаек булды.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: