Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2018, 11:37

“Гаделлеккә өйрәтүче, рәхмәт сиңа, Укытучы!”

Зәрә Хәбибуллина: "Балалар карарга түгел, күрергә тиеш”

Зәрә Хәбибуллина: "Балалар карарга түгел, күрергә тиеш”


Мәктәп елларында чын Укытучыны очрату зур бәхет булуын өлкәнәйгәч кенә аңлый башлыйсың. Химия укытучысы, РФ гомуми белем бирү тармагының мактаулы хезмәткәре, БР мәгариф отличнигы, тәҗрибәле остаз Зәрә Хәбибуллина – нәкъ шундыйлардан.

Зәрә Шәрәфетдин кызында педагогларга хас сыйфатларның барысы да – талант, җан җылысы, акыл, сизгерлек, түземлелек, бетмәс-төкәнмәс дәрт-илһам бар. Балаларны укыту сәләтенә дә ия ул. Бу исә бар кешегә дә бирелми. “Яхшы укытучы булу өчен фәнеңне һәм үзең укыткан балаларны яратырга кирәк”, – ди педагог.

Аның дәресләре танып белү-белем эстәү шатлыгы белән сугарылган. Күпме йөрәк җылысын һәм илһам өләшә педагог балаларга! Ул аларны химия законнарына гына түгел, тормыш кануннарына да өйрәтә. Һәм фикерләргә, тыңларга һәм ишетергә, карарга һәм күрергә, сөйләргә һәм фикереңне белдерергә, иң мөһиме – тоемларга.

Педагог үзе дә квалификациясен күтәрү өстендә даими эшли, яңа технологияләр, программалар үзләштерә, хезмәттәшләренә тәҗрибә уртаклаша. Аның тормыш өндәмәсе: “Тормыш – армый-талмый белемгә омтылу. Тылсымлы таягыңны эләктер һәм алга атла!” 38 ел инде ул, армый-талмый, үзен яраткан укучылары көткән мәктәпкә илткән сукмак буйлап атлый.

Резида ГЫЙРФАНОВА, Туймазы 4нче мәктәбе директоры урынбасары.


Читайте нас: