Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 октябрь 2018, 12:40

Бурычка баттың – бөтен йортны каралттың

Күпкатлы йортлар ремонтлана, үткәргечләр сипләнә. Әмма...

Күпкатлы йортлар ремонтлана, үткәргечләр сипләнә. Әмма...


Быел Туймазыда тузган урам үткәргечләрен алыштыруга 60 миллион сумлап акча юнәлтелгән. Шушы акча исәбенә шәһәр үзәгендә иске черегән магистральләр урынына яңа пенополиуретан җылыткычлы торбалар салынган. “Җылылык югалтуны кыскарту һәм аларның хезмәт итү вакытын шактый арттыру мөмкинлеге бирә бу”, – ди район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат ХӘЛИУЛЛИН.

– Булат Зиннурович, башкарылган эш чыннан да тузган үткәргечләр мәсьәләсен озак елларга оныту мөмкинлеге бирәчәк. Әмма кешеләр ремонт үткән төбәкләрне тиз арада төзекләндерүне үтенә. Атап әйткәндә, сүз 7нче казанлык янындагы биләмә, Комаров урамындагы биш катлы йорт ихаталары турында бара.

– Әйе, бу казанлыкны төзегәндә балалар өчен уен һәм кер элү мәйданчыкларын, җәяүлеләр сукмагын вакытлыча сүтәргә туры килде, мәктәпкә илткән юл туфрак астында калды. 20 сентябрьдә бәйге үткәрелде һәм казанлык белән тулай торак арасындагы биләмәне төзекләндерәчәк эш башкаручы сайланды. Бу максатта шәһәр бюджетыннан кимендә 800 мең сум бүленде. Телгә алынган мәйданчыкларны тергезү һәм җәяүлеләр сукмагы төзү җәһәтеннән – бу эшләрне казанлыкны күтәргән төзүче башкарачак. Эшләр шушы көннәрдә башланачак.

Комаров урамындагы биш катлы йорт ихаталарына килгәндә – җылылык трассасы ремонтлангач, анда туфрак утырачак. Шуңа күрә быел аңа туфрак, кирәк урында комташ салачакбыз, киләсе елдан исә төзекләндерәчәкбез. Шул исәптән асфальт түшәячәкбез.

– Эш күләме зур. Үткәргечләр хезмәтләре исәбенә тагын нәрсәләрне кертергә мөмкин?

– Без күпкатлы йортларны ремонтлау эшенә зур игътибар бүләбез – ел саен күпфатирлы 40лап йорт җентекле ремонтлана. Берсендә – түбә, икенчесендә электр үткәргече алыштырыла, өченчеләрен җылытабыз. Әмма халыктан акча җыю бүген 88% тирәсендә тибрәлә. Чагыштыру өчен: тоташ алганда республика буенча – 94%. Район күләмендә җыелмаган алты процент – алты миллион сум бу, шул акчага тагын ике күпкатлы йортка җентекле ремонт үткәрергә мөмкин. Бераз 100% туплау турында хыяллансак, бу очракта җентекле ремонт программасы гамәлдә булган дүрт елда без өстәмә рәвештә күпкатлы 16-20 йортны ремонтлый алыр идек.

Хәзер төбәк операторы бурычларны суд аша юллау эшен чәмләндерде. Шуңа күрә бурычлыларга суд приставлары килгәнне көтмәскә киңәш итәр идем. Барыбер түләргә туры киләчәк. Әмма инде, шартлы рәвештә, 300 сум түгел, 15 мең сум һәм туп-ланган пеняларны да. Өстәвенә, бурычлылар намуслы кешеләрне авыр хәлдә калдыра: киләсе елда кайсы күпкатлы йортны ремонтлау мәсьәләсе хәл ителгәндә беренче чиратта торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен түләүләр туплануга игътибар ителә.

– Бүген торак-үткәргечләр хезмәтләре өчен бурыч күпме?

– Фәкать газ өчен генә дә ул 130 миллионга җиткән. Бүгенге тарифларның барлык чыгымнарны да капламавы турында беренче генә сөйләвебез түгел. Әмма хәлне бурыч та катлауландыра. Моннан тыш, халыкның идарәче компанияләргә 100 миллион сум чамасы бурычы бар. Йортларда яшәүчеләрнең үз кесәләренә дә суга бу. Чөнки бу очракта идарәче компанияләр йортларны ремонтлау һәм асрауга акча бүлә алмый.

– Намуслы түләүчеләр берничә тапкыр редакциягә мөрәҗәгать итте. Явыз рәвештә түләмәүчеләргә карата ризасызлык белдерә һәм бу кешеләрне бәләкәй һәм уңайсызрак торакка күчерү программасының ни өчен эшләмәве кызыксындыра аларны.

– Гади сорау түгел бу. Районда без бурычлыларны күчерә алырлык алмаш торак фонды юк. Күз алдына китерегез әле – бер фатир яисә бүлмә барлыкка килде ди. Кайсы яхшырак: аны бурычлы өчен саклаумы яисә районыбыз өчен әйтеп бетергесез файда китерүче һәм үз торагын түземсезләнеп көтүче намуслы эшчәнгә бирүме? Өстәвенә, судлар гадәттә бурычлы ягына баса. Көймәсенә су керә башлагач, берничә мең бурычы булган кеше 100-200 сум акча түли һәм акылга утырган, закон белән исәпләшүче кеше дип исәпләнә башлый. Нәтиҗәдә соңгы елларда без бер генә кешене шундый торакка күчерә алдык. Түләмәүчеләргә каршы исә элеккечә күнегелгән һәм нәтиҗәле ысул белән көрәшәбез – кайнар суны, канализацияне өзәбез, судка мөрәҗәгать итәбез.


Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: