Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 октябрь 2018, 11:40

«Атлыйбыз бергә-бергә...»

Бөтенрусия атлап йөрү көнендә кимендә 3,5 мең туймазылы катнашты

Бөтенрусия атлап йөрү көнендә кимендә 3,5 мең туймазылы катнашты


Шимбә көнне иртүк шәһәр паркы умарта күчен хәтерләтте. Атлап йөрү көнендә катнашучы кимендә өч мең ярым кеше – укучылар, студентлар, оешма һәм предприятие эшчәннәре, ветераннар 2 километрга узышка чыкты. Аны спорт адымы белән үтәргә кирәк иде. Һәр команда сәламәт тормыш рәвешен данлаган плакат күтәргән һәм үз өндәмәсен яңгыратты.

Иң күмәге 2нче һәм 8нче мәктәп командалары иде. Бу мәктәпләр тәрбияләнүчеләре байтак зирәклек бәйгеләрендә алдынгы, фән олимпиадаларында җиңүче һәм спортта да беренчеләр рәтендә булырга тырыша.

Укучыларны туганнары – әти-әниләре, әби-бабайлары чәмләндерде, алар да спорт сукмагыннан атлады. Мәсәлән, Гөлчирә Рәшит кызы Иванова бу араны 9 яшьлек оныгы – 7нче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Анастасия Григорьева белән бергәләп үтте. Зөлфия Ривгать кызы Вәлиева исә – 8нче мәктәптән 8 яшьлек оныгы Марсель һәм 2 яшьлек Оливия Әлмөхәмәтовлар белән.

Район күләмендә үткәрелгән күмәк ярышларда еш кына балалар бакчалары тәрбиячеләрен очратырга мөмкин, алар бәйгедә чәмләнеп катнаша. Бу юлы 16нчы балалар бакчасы эшчәннәренә тиңнәр булмады. Алар өндәмәләр әзерләгән, плакатлар, әләмнәр ясаган.

Тынгысыз ветераннар исә янә яшьнең

спортка комачауламавын раслады. Ярыш-ларның иң өлкән катнашучысы – “Преодоление” скандинавия адымы клубында шөгыльләнгән 76 яшьлек Лилия Гани кызы Хәсәнова. Аңа һәм Атлап йөрү көнендә катнашкан байтак кешегә җиңүгә омтылыш өчен грамоталар тапшырылды. Иң чәмле коллективлар махсус кубоклар белән билгеләнде.

Бу көнне укучылар спартакиадасына йомгак ясалды – мәгариф оешмаларының алдынгы спорт клублары грамоталар белән бүләкләнде. Авыл мәктәпләре арасында Карамалы-Гобәй мәктәбенең “Өмет” клубы җиңүче дип танылды, ул кече һәм уртанчы сыйныфлар арасындагы спартакиадада беренче урын яулады. 2нче мәктәп исә шәһәр мәктәпләре арасындагы спартакиадада җиңде.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: