Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2018, 11:48

«Киеренкелек тәэсирендә»ге әңгәмә

Хакимият вәкилләре һәм халык яңа электр тапшыру линияләре сузу мәсьәләсен тикшерде

Хакимият вәкилләре һәм халык яңа электр тапшыру линияләре сузу мәсьәләсен тикшерде


2014 елның җәендә Райман ярдәмче станциясендә булган зур авариядән соң шәһәр электрсыз калды. Бу гадәттән тыш хәл муниципалитет һәм энергетикларның түземлелегенә нокта куйды. Хәлне яхшырту өчен “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте 2017-2021 елларга Туймазы электр челтәрләрен үстерү буенча инвестиция программасын әзерләде һәм БР Хөкүмәтендә раслатты. Үз чиратында федерация үзәге аны тормышка ашыруга 33 миллион сум акча бүлде.

Шушы көннәрдә Түбәнкүлдә 10 кВ куәтле электр тапшыру линиясенең бер өлеше төзелә башлады. Ул газ эшкәртү заводы ярдәмче станциясеннән Туймазы үзәгенә сузылачак. Белгечләр Чияле урамында терәк-баганалар утыртуга кереште. Әмма төбәк халкы моңа каршы чыкты.

Шәһәр биләмәсе хакимияте һәм электр челтәрләре вәкилләре катнашкан урам җыелышында халык фикерен чәмлеләр төркеме җитәкчесе Зөфәр Лотфуллин белдерде:

– Ни өчен ЛЭП төзү турында карар кабул иткәндә безнең фикерне сорамаганнар? Югары вольтлы линия безнең урам аша үтсә, зарарлы электр-магнит нурланышы тәэсиренә дучар булачакбыз. Үткәргечләрне җир астыннан салсыннар яисә линияне икенче урында төзесеннәр.

– Халыкның алар белән исәпләшмәүләре турындагы дәгъвасы нигезсез, – ди Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – “Туймазы хәбәрләре”нең 13нче санында (1 февраль, 2018 ел) ике ЛЭП төзүне планлаштыру һәм аларны межалау проектын тикшерү буенча күмәк тыңлаулар үткәрү турында игълан басылды. Шундый ук игъланны шәһәр биләмәсе хакимияте сәхифәсендә дә урнаштырдык. Теләгән һәркем, безгә, 9нчы бүлмәгә килеп, күргәзмә материаллар белән таныша ала иде. Ниһаять, 6 мартта хакимияттә тыңлаулар үтте, анда 20 кеше катнашты. Фикер-тәкъдимнәрегезне шунда кертергә кирәк иде. Мондый очракларда законда үткәргечләр салу буенча күздә тотылган эшләр турында, ихата саен кереп, шәхси хәбәр итү каралмаган. Димәк, аның барлык шарт-таләпләре безнең тарафтан тулысынча үтәлгән.

Бу электр тапшыру линиясенең тоташ шәһәр, аның төбәкләрен үстерүдә әһәмияте гаять зур, ул электр энергиясе кытлыгыннан арыну мөмкинлеге бирәчәк. ЛЭПны төбәкне урап үткәрү өчен яңа проект эшләре һәм байтак акча кирәк, ул исә шәһәрдә дә, энергетикларда да юк.

– Мондый югары вольтлы линияләр Зирекле, Юл, Тын, Көньяк, Островский урамнары буйлап үтә; 6-10 киловольтлы ЛЭП Серафимовка, Собханкул, Кандра һәм башка авылларда гамәлдә, – дип дәвам итә “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте баш инженеры Рөстәм Гафаров. – Чөнки кулланучыларга электр энергиясен тапшыруның башка ысуллары юк. Бу линия тирәсендәге шау-шуга нәрсә сәбәпче – аңлашылмый. “Сәламәтлек өчен зыянлы электр-магнит кырларымы?” Әмма телефоннар, розеткалар һәм башкалар “ярдәме”ндә әйләнә-тирә мохит аның белән шактый туенган.

ЛЭП төзүнең бу проектында Электр корылмалары төзелеш-кагыйдәләрендә (ПУЭ) һәм Төзелеш таләп-кагыйдәләрендә (СНиП) бәян ителгән барлык хәвефсезлек чаралары күрелгән. Аларга ярашлы рәвештә, линияләр йорт биләмәләреннән хәвефсез аралыкта, җирдән кимендә алты метр биеклектә үтәчәк. Төзелештән соң бирегә “Ростехнадзор” белгечләре килеп, таләп ителгән барлык үлчәүләрне башкарачак. Урам халкы үзе дә бәйсез экспертиза үткәртә ала, ул нурланыш микъдарен үлчәп, үз сүзен әйтәчәк.

Бүген шәһәр чыннан да 10 кВ куәтле яңа ЛЭПка мохтаҗ. Бу җитди аварияләрдән арынырга, электр энергиясен югалтуны кыскартырга ярдәм итәчәк. Һәм яңа кварталларны тәэмин итәчәк. Бу хәлдән чыгу юлы табылыр дип ышанасы килә.

Эмиль МУСИН.



Читайте нас: