Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 октябрь 2018, 11:31

Балачак сурәтләреннән — 3D-сызымнарга

Әтисенең үрнәге һөнәр сайларга ярдәм иткән

Әтисенең үрнәге һөнәр сайларга ярдәм иткән


Эшче-белгечләр нәселе ничек барлыкка килә? Һәрхәлдә, күндерү яисә үгетләүләр нәтиҗәсендә түгел инде. Балалар әти-әниләренең тормышта үз урынын табуын, хөрмәт казануын күреп үсәдер, мөгаен. Кызыксыну катыш һәвәслек аларны әтисе яки әнисе юлыннан китәргә этәрә. “УТС-Туймазыхиммаш” җәмгыяте инженер-конструкторы Алия Дәүләтованың моңа иманы камил.

Аның әтисе байтак гомер Туймазы геофизика җиһазлары заводында шушы вазифаны били һәм еш кына өенә эш алып кайта. Әтисенең җилкәсе аша үрелеп, аның калын кәгазьгә аңлаешсыз сызыклар төшерүен күзәтергә ярата нәни Алия. Тора-бара ул андагы сызымнар буенча анык эшләнмәләрне чамалый башлый. Аннары: “Әти кебек булам!” – дигән ныклы карары яңгырый.

– Төгәл фәннәрне яхшы белгән әтием минем бу өлкәдә сай йөзүемә урын калдырмады, – дип сөйли Дәүләтова. – Асылда аның ярдәме белән 2005 елда җиденче мәктәпне тәмамлап, УДАТУга бюджет бүлегенә укырга кердем.

Дүртенче курста укыганда УМПОда сәнәгать практикасы башланды. Черниковкага кадәр ике сәгать автобуста селкенеп барырга, аннары техника документлары белән эшләргә, сызымнар тикшерергә, станоклар эшен өйрәнергә туры килде. Хәзер моның яхшы сабак булуын аңлыйм, чөнки курсташларымның күбесе нигездә документлар барлаудан ары китәлмәде. Сәнәгать белән тәүге танышудан соң 3D-сызымнарны укый белмәсәм, миңа биредә ихтыяҗ булмаячагын аңладым. Һәм бу юнәлешне чәмләнеп үзләштерә башладым.

2010 елда, кулына инженер-технолог дипломы алгач, Дәүләтова Туймазы химия машиналары эшләү заводына эшкә урнашу өчен тәкъдим-резюме калдыра. Эшкә алу ихтималын 50/50 бәяли. Әңгәмәгә чакырып, конструкторлык бюросына эшкә алынгач, шатлыгының иге-чиге булмый.

– Беренче көнне үк миңа пар тәэсирендә эшләүче колоннаның күләмле проектын әзерләргә куштылар, – дип дәвам итте ул. – Мондый очракта яңа кешеләр гадәттә ярдәмче вазифасын үти. Әмма остазлар минем белем дәрәҗәмне шундук бәяләргә булды. Миңа техника проекты буенча эшләнмәне җентекләп өйрәнергә туры килде. Бар тырышлыгымны салдым: ГОСТларны, норматив-таләпләрне “актарып” чыктым... Кыскасы, бу бурычны үтәдем һәм миңа тагын да катлаулы эшләрне ышанып тапшыра башладылар.

Заказчыларның таләпләре төрле-төрле була һәм кайвакыт аларны башкарып чыгу җиңел түгел. Предприятие конструкторлары заказ бирүчеләр белән бергә зур киңәшмәләр дә үткәрә. Берничә көн дәвамында, мәсәлән, ГОСТ таләпләрен нефть эшкәртү технологиясе белән тәңгәл китерү өстендә баш ваталар. Мәсьәләне хәл итү юлы һәрвакыт бар! Шулай итеп, мин монда чын осталар мәктәбе үттем.

Күптән түгел декрет ялыннан соң үземнең оешмага кайттым. Мин юкта бик күп таләпләр, ГОСТлар үзгәргән һәм миңа да үземнең белемемне камилләштерергә туры киләчәк. Мин моңа әзер: конструктор һөнәре – ул даими уку-өйрәнү.

Эмиль МУСИН.

Читайте нас: