Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2018, 12:32

Урман акланындагы әкият йорты

Гөлнара Баһаутдинова алъяпкыч театры уйлап тапкан

Гөлнара Баһаутдинова алъяпкыч театры уйлап тапкан


Җыйнак кына урындыклар, бәләкәй чынаяк-лар, әкият каһарманнары, балаларның самими йөзе... Кайда мин? Льюис Кэроллның могҗизалар илендәме? Юк – 21нче балалар бакчасында.

Биредәге 358 бала белән 54 кешедән торган тату коллектив эшли. Иң катлаулы биләмә – иртә үсеш төркемедер, мөгаен, анда бер яшь ярымлык сабыйлар йөри. Гөлнара Баһаутдинова шуларның берсендә җиде ел инде тәрбияче булып эшли. Алмаш тәрбиячесез, үзе генә эшләүне хуп күрә – балалар тизрәк ияләшә дип исәпли. Бу үзен-үзе аклый: әле начар сөйләшкән һәм акрын гына атлап йөргән сабыйлар чит кешенекен алырга ярамаганлыгын, көчсезләргә ярдәм кулы сузарга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәклеген, “коллектив”, “тәртип”, “режим” төшенчәләре барлыгын белә дә инде.

Ата-аналар канәгать: балалар бакчасына памперс һәм имезлек белән китергән сабыйлары күзгә күренеп ныгый. Бәләкәй булуына карамастан, алар йорт һәм кыргый хайваннарны, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аера белә, бии, җырлый, шигырьләр сөйли.

Баһаутдинова гаять талантлы тәрбияче. Бу очраклы түгел, чөнки ул – педагогларның сигезенче буыны вәкиле. Нәсел агачын төзегәндә гаиләнең гомуми педагогия стажы кимендә 600 ел булуы ачыкланган.

– Әнием, апам, әби-бабам һәм берничә кардәшем үзен мәктәпкә багышлаган. Миңа исә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар, өстәвенә, иң нәниләр белән эшләү ошый, – ди Гөлнара Фәнүр кызы.

Биредә күргәзмә әсбаплар һәм үсешкә ярдәм итүче уеннар җитәрлек. Әмма тынгысыз тәрбияче үз кулы белән ясалган әсбаплар белән эшләүне дә хуп күрә. Ул хәтта алъяпкыч театры уйлап тапкан. Оста кулында яшел тукыма урман авызындагы әкият йорты урнашкан аллы-гөлле алъяпкычка әверелә. Дәресләр вакытында сабыйлар аңа ябышкаклар ярдәмендә әкият каһарманнары – чикылдык тычкан, бака-бакылдык, хәйләкәр төлкене беркетә.

Аннары тылсымлы таяк ярдәмендә төркемдә гитара һәм баян пәйда була, һәм тәрбияче, балаларны уен һәм биюгә чакырып, күңелле көй уйнап җибәрә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: