Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 сентябрь 2018, 13:00

Кәефләрне күтәрәдер алманың хуш исләре

Алма бәлеше фестивалендә туймазылылар алмадан ясалган төрле эшләнмәләргә сокланды, рәхәтләнеп аралашты һәм алма бәлешләреннән түләүсез авыз итте

Алма бәлеше фестивалендә туймазылылар алмадан ясалган төрле эшләнмәләргә сокланды, рәхәтләнеп аралашты һәм алма бәлешләреннән түләүсез авыз итте


Шимбә көнне “Туймазы хәбәрләре” гәзите шәһәр һәм авыл халкы өчен бәйрәм оештырды. Алма бәлеше фестиваленә әзерлек барышында шәһәр буйлап аллы-гөлле белдерүләр эленгәч, күпләр моңа шикләнебрәк карады: “Көз, яңгыр, пычрак... Нәрсә уйлап тапкан болар?” Әмма көн чалт аяз иде. Әбиләр чуагы күз салды...

Шәһәр мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Безнең фестивальне күрми үтү һич мөмкин түгел иде. Кырыктартмачылар барысын да бәйрәмгә әйдәп, алма белән сыйлады. Өстәлләр шәһәрдәшләребез пешергән алма бәлеше һәм пәрәмәчләрдән сыгылып торды.

Иртән иртүк гаять дәү (1х1 метр) алманы китерделәр. Буяу һәм пумалалар белән коралланган “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте рәссамы Николай Тихонов шунда ук соңгы төзәтмәләр кертте. Алма кояш нурларында балкыды. Барысы да аның янәшәсендә фотога төшәргә теләде.

Балалар сурәтләре иң күренгән урынга эленде. Ирекле сурәт төшерү өчен мольбертлар, осталык дәресләре өчен өстәлләр урнаштырылды. “Җанлы пумала” сынлы сәнгать студиясе һәм Серафимовка сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре җитәкчеләре Светлана Насыйрова белән, яртышар алма һәм төрле буяулар кулланып, гади ак футболкаларны бизәү серләренә төшендерде.

Кул эше остасы Тамара Журавлёва “печворк” ысулында башкарылган келәм, үзе эшләгән курчаклар һәм пешерелгән алмалар алып килгән. Ул алар белән тамашачыларны сыйлады.

Бәйрәмне кул эше осталары Ольга Сафонова, Эльвира Кашапова, Наталия Ванюшова, Зөлфия Мокъсинова, Елена Әхмәдиева һәм Любовь Мирхәйдәрова (әйткәндәй, ул бәйрәм турында җәмәгать челтәрләреннән укып белгән һәм фестивальгә Уфадан килгән) эшләнмәләре бизәде.

Венера АШИРОВА.


(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: