Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2018, 13:28

Илебезнең иң яшь миллиардерыннан осталык дәресе

Танылган кәсепче туймазылылар өчен онлайн-семинарлар үткәрә

Танылган кәсепче туймазылылар өчен онлайн-семинарлар үткәрә


26 яшьлек Аяз Шабетдинов – илебезнең иң яшь миллиардеры. Кәсеп белән ул 14 яшендә шөгыльләнә башлый – үзе туып үскән Куеда бистәсендә (Пермь крае) отышлар һәм тапкыр уеннар кибете ача. Бер елдан соң үсмер уңышлы гына интернет-проект үзләштереп, аның кысаларында заказга шигырьләр яза, клуб чаралары оештыручы һәм алып баручы сыйфатында чыгыш ясый.

20 яшендә Аяз лимонад цехын җитәкли һәм аны көрчектән уңышлы чыгара. Бүген Шабетдинов 20 юнәлеш буенча эшләүче Like холдингына нигез салучы. Шуларның берсе – яшь эшкуарлар өчен мәгариф проекты.

Уңышлы пермьленең тәҗрибәсен үзләштерү мөмкинлегенә хәзер туймазылылар да ия. Моның өчен районнан читкә китәргә кирәкми. Якташларыбыз Радий Сангинов белән Инна Духарева Мәскәүдә Аяз белән очрашып, ай саен эшкуарларыбыз өчен телекүпер үткәрү турында килеште. Аларның беренчесе ике атна элек үтте.

7-9 сентябрьдә туймазылылар иртәннән алып төнгә кадәр кәсеп кору нечкәлекләренә төшенде: ничек итеп үз командаңны оештырырга һәм өйрәтергә, стартта ук ничек хаталарга юл куймаска, максатка ничек ирешергә...

– Аязның мәгълүматны гади һәм аңлаешлы итеп бәянләве ошады. Аны тыңлыйсы гына килеп тора,– ди Инна Духарева. – Шул ук вакытта ул чын мәгънәсендә кызыклы проектлар тәкъдим итә. Мәсәлән, “Армия” проекты кешеләргә куйган максатларына ирешергә, хыялларын тәртип һәм үз мөмкинлекләрен ачу исәбенә тормышка ашырырга ярдәм итә. “Синең тормышыңда байтак нәрсә үзең теләгәнчә килеп чыга. Башка карар кабул итсәң – барысы да башкача барачак”, – ди ул. Шул ук вакытта гамьсез тормыш та вәгъдә итми. Аның өчен эшкуарлык – ул сәүдә, маркетинг, кәгазьләр рәсмиләштерү яисә эшчеләр яллау гына түгел. Шабетдиновның кәсебе – эшкә түзә алмаслык сәләтлелек һәм дөньяга чәмле караш катнашмасы.

Үзенең өч көнлек укыту курсларын Аяз “концентрат” дип атый, алар кешеләргә эшкуарлык сәләтләрен ачарга һәм теге яки бу проектны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Киләсе “концентрат” Туймазы шәһәрендә 12-14 октябрьдә үтәчәк. Аның кысаларында Аяз кәсепне башлап җибәрү һәм үстерүнең 11 адымы турында бәян итәчәк, тәҗрибә уртаклашачак.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: